Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Аномаль эссе һава торышы. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Аномаль эссе һава торышы. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 2022 елның июль аенда бөтен дөнья буенча аномаль эссе һава торышы турында мондый хәбәрләр иреште:

  •   «Кытайда, якынча 70 шәһәрдә, эсселек аркасында иң куркыныч һава торышы дигән белдерү яңгыраган. Андый белдерү июль аенда инде икенче тапкыр яңгырый» (CNN Wire Service, 2022 ел, 25 июль).

  •   «Аномаль эссе һава торышы аркасында бөтен Европа буйлап урманнар яна» («The Guardian», 2022 ел, 17 июль).

  •   «Бу ялларда Кушма Штатлардагы кайбер шәһәрләрдә эссе һава аркасында яңа температура рекордлары куелды. Җәйге кызулык илнең Көнчыгыш ярлары, Көньяк һәм Урта Көнбатыш өлешләренә таралды» («The New York Times», 2022 ел, 24 июль).

 Моның барысы нәрсә булып бетәр? Җир кеше яшәмәслек хәлгә калырмы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Аномаль эсселек пәйгамбәрлек ителгән булганмы?

 Әйе. Изге Язмаларда безнең көннәр турында пәйгамбәрлек язылган һәм аномаль эсселек шул пәйгамбәрлектә әйтелгән сүзләргә туры килә. Мәсәлән, Гайсә мондый пәйгамбәрлек әйткән булган: «Кешеләр куркыныч күренешләр һәм күктән бөек билгеләр күрер» (Лүк 21:11). Аномаль эсселек аркасында күпләр җир һәлак ителәчәк дип курка.

Җир яшәмәслек хәлгә калырмы?

 Юк. Аллаһы Җирне кешеләр анда мәңге яшәсен өчен яраткан (Зәбур 115:16; Вәгазьче 1:4). Ул кешеләргә безнең планетыбызны юк итәргә рөхсәт итмәячәк, ул «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» дип вәгъдә итә (Ачылыш 11:18).

 Аллаһы Сүзендә тагын мондый ике пәйгамбәрлек язылган:

  •   «Чүл һәм кибеп беткән җир сөенер, дала шатланыр һәм зәгъфран кебек чәчәк атар» (Ишагыя 35:1). Аллаһы планетыбызны кеше яши алмаслык хәлгә китерергә рөхсәт итмәячәк. Ул хәтта чүлгә охшаш булып калган урыннарны төзәтәчәк.

  •   «Син җир турында кайгыртасың, аны уңдырышлы, гаять бәрәкәтле итәсең» (Зәбур 65:9). Аллаһы җир йөзен Оҗмах итәчәк!

 Климатның үзгәрүе Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгән булган. Моның турында күбрәк белер өчен, «Изменение климата и наше будущее. Что говорит Библия?» дигән мәкаләне укыгыз.

 Изге Язмаларда экология кабат яхшы булачак дип әйтелә. Моның турында күбрәк белер өчен, «Җирне кем коткарыр?» дигән мәкаләне укыгыз.