Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бүгенге көндәге азык-төлекнең җитмәве турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Бүгенге көндәге азык-төлекнең җитмәве турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 «Ачлыкны бетерергә». Мондый максатны үзләренә дөнья идарәчеләре куйган. Ачлык — кешелекнең иң зур проблемасы һәм бу дөнья җитәкчеләре һәр кешенең ашарга җитәрлек ризыгы булсын өчен көч куя. a Ләкин берәр көн җирдә бар кешеләр дә ризык муллыгына шатланып яшәрме? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда безнең көннәрдәге ачлык турында алдан әйтелгән булган

 Изге Язмаларда алдан әйтелгән булган: безнең көннәрдә — «соңгы көннәрдә» азык-төлек җитмәве булачак (2 Тимутигә 3:1). Аллаһы бу проблема өчен җаваплы түгел. Ул безгә моның турында алдан хәбәр иткән (Ягъкуб 1:13). Изге Язмалардагы ике пәйгамбәрлеккә игътибар итик.

 «Урыны-урыны белән ачлык... булыр» (Маттай 24:7). Бу пәйгамбәрлек буенча, күп кенә урыннарда ачлык булачак. Ризыкның җитештерүен һәм таратылуын күзәтүчеләр болай дип әйтәләр: «Ачлык турында әйткәндә, сәламәтлек өчен файдалы ризык турында сүз барганда, шуны танырга кирәк: хәл начарлана гына бара». b Дистәләгән илләрдә яшәүче йөзләгән миллион кеше кирәкле ризык белән тәэмин ителми. Кызганычка каршы, аларның күпләре үлә.

 «Шунда мин кара ат күрдем, ә аның җайдагының кулында үлчәү иде» (Ачылыш 6:5). Бу пәйгамбәрлектә ат һәм аның җайдагы — соңгы көннәрдәге ачлыкның символы. c Җайдак кулындагы үлчәү һәр кешегә әз генә булса да ризык эләксен өчен үлчәү өчен кулланыла. Җайдак чабып барганда бер тавыш ризык бәясенең бик нык үсүе турында игълан итә һәм кешеләргә төп ризык төрләрен юкка гына әрәм итмәскә куша (Ачылыш 6:6). Бу бүгенге аяныч хәлне — азык-төлекнең җитмәвен бик яхшы сурәтли, чөнки миллиардлаган кеше файдалы ризык таба алмый я аны сатып алыр өчен аларның акчалары юк.

Кайчан азык-төлек мул булачак?

 Белгечләр әйтүенчә, җир һәр кешегә җитәрлек азык-төлек җиткерә. Алайса, ни өчен азык-төлек җитми, ни өчен кайбер кешеләр ач кала? Изге Язмаларда, безнең Барлыкка Китерүчебез — Йәһвә d Аллаһы турында нәрсә әйтелә? Ул бу проблеманы хәл итәчәкме?

 Проблема. Хөкүмәтләр ярлылыкны һәм сәяси тигезсезлекне бетерә алмый.

 Хәл итү юлы. Камил булмаган кеше хөкүмәтләрен камил хөкүмәт — Аллаһы Патшалыгы алмаштырачак (Даниял 2:44; Маттай 6:10). Бүген күп кенә ярлы кеше ашарлык ризыгы булсын өчен күп көч куя, ә Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә хәл үзгәрәчәк. Изге Язмаларда, Аллаһы Патшалыгының патшасы Гайсә Мәсих турында болай диелә: «Чөнки ярдәм сорап ялварган ярлыны, мескен кешене һәм ярдәмчесе булмаган һәркемне ул коткарыр... Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:12, 16).

 Проблема. Сугышлар аркасында бар нәрсә җимерелә, сәяси хәл начарлана. Нәтиҗәдә, ризыкка кытлык башлана.

 Хәл итү юлы. «Ул [Йәһвә] бөтен җирдә сугышларны туктата, җәяне сындыра, сөңгене чәрдәкли, хәрби арбаларны утта яндыра» (Зәбур 46:9). Аллаһы сугыш коралын да, сугыш башлаган кешеләрне дә юк итәчәк. Нәтиҗәдә, һәр кешегә, җитәрлек ризыгы булсын өчен, барысы җиткерәләчәк. Изге Язмаларда мондый вәгъдә язылган: «Аның көннәрендә тәкъвалар гөрләп чәчәк атар, һәм... тынычлык хөкем сөрер» (Зәбур 72:7).

 Проблема. Төрле катаклизмлар аркасында игеннәр юк ителә, мал кырыла.

 Хәл итү юлы. Аллаһы җир йөзендәге климат белән идарә итәчәк һәм азык-төлек җитештерү җиңел булсын өчен шартлар булдырачак. Изге Язмаларда болай диелә: «Ул [Йәһвә] давылны тынычландыра — диңгез дулкыннары тына... Ул сахраны — камышлы сулыкларга, коры җирне су чыганакларына әйләндереп, шунда ачыкканнарны яшәтә... Алар кырларга иген чәчә һәм йөзем агачлары утырта, һәм алар мул уңыш китерә» (Зәбур 107:29, 35—37).

 Проблема. Комсыз һәм бозык кешеләр зыянлы ризык җитештерә я ризыкка мохтаҗ кешеләргә ул барып җитмәсен өчен көч куя.

 Хәл итү юлы. Аллаһы Патшалыгы намуссыз һәм бозык кешеләрне юк итәчәк (Зәбур 37:10, 11; Ишагыя 61:8). Изге Язмаларда Йәһвә турында болай дип әйтелә: «Алданганнар хакына ул гаделлек кыла, ачларга икмәк бирә» (Зәбур 146:7).

 Проблема. Дөньяда җитештерелгән ризыкның өчтән бер өлеше һәр ел әрәм ителә я югалтыла.

 Хәл итү юлы. Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә азык-төлек дөрес һәм тиешенчә таратылачак. Җирдә яшәгәндә Гайсә ризык әрәм ителмәсен өчен күзәтеп торган. Мәсәлән, бер көн ул могҗиза кылып 5 меңнән артык кешене тукландырган. Соңрак ул үз шәкертләренә болай дигән: «Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын» (Яхъя 6:5—13).

 Аллаһы Патшалыгы ачлыкка китерә торган сәбәпләрне юк итәчәк. Шунда кешелек муллыкта яшәячәк, кешеләр файдалы ризык белән тукланачак (Ишагыя 25:6). Аллаһы Патшалыгы моны кайчан башкарачак? Моны белер өчен «Аллаһы Патшалыгы җир белән кайчан идарә итәчәк?» дигән мәкаләне карагыз.

a 2015 елда БМОның бар әгъзалары-хөкүмәтләре тарафыннан кабул ителгән 2030 елга кадәр үсүнең көн повесткасы.

b БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, Авыл хуҗалыгының үсүе буенча халыкара фонды, БМОның балалар фонды, БМОның һәм бөтен дөнья сәламәтлек саклау оешмасының дөнья азык-төлек программасы чыгарган бердәм доклады.

c Ачылыш китабында әйтелгән дүрт җайдак турында күбрәк белер өчен «Дүрт җайдак. Кемнәр алар?» дигән мәкаләне карагыз.

d Йәһвә – Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз