Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

AspctStyle/stock.adobe.com

КИЧӘ УҢАЕННАН КАМПАНИЯ

Гайсә пәйгамбәр сугышларны туктатачак

Гайсә пәйгамбәр сугышларны туктатачак

 Җирдә яшәгәндә Гайсә пәйгамбәр кешеләрне бик нык яратканын күрсәткән. Аның яратуы шулкадәр көчле булган ки, ул хәтта кешеләр хакына үз тормышын корбан иткән (Маттай 20:28; Яхъя 15:13). Тиздән ул кешеләрне яратканын кабат күрсәтәчәк. Ул — Аллаһы Патшалыгының Патшасы һәм үз хакимлеген кулланып «ул бөтен җирдә сугышларны туктатачак» (Зәбур 46:9).

 Гайсәнең башкарачак эшләре турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә:

  •   «Ярдәм сорап ялварган ярлыны, мескен кешене һәм ярдәмчесе булмаган һәркемне ул коткарыр. Мескен һәм ярлы кешене ул кызганыр, ярлыларның җаннарын коткарыр. Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр» (Зәбур 72:12—14).

 Гайсәнең безнең хакка башкарган һәм тиздән башкарачак эшләре өчен рәхмәтле булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз? Инҗилдә, Лүк 22:19 да Гайсә үз шәкертләренә үз үлемен искә алу кичәсен үткәрергә кушкан. Шул әмерне үтәп, Йәһвә Шаһитләре һәр ел бергә җыелып Гайсә үлемен искә алу кичәсен үткәрә. Без сезне дә шул Кичәгә чакырабыз. 2024 елда Кичә 24 март көнне, якшәмбе үтәчәк.

Кичәнең үтәчәк урыны