Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар наркотикларга бәйлелектән котылырга ярдәм итә аламы?

Изге Язмалар наркотикларга бәйлелектән котылырга ярдәм итә аламы?

 Һәр елны миллионлаган кеше төрле препаратлар һәм дарулар, шул исәптән наркотиклар, кулланудан үлә. КОВИД-19 пандемиясе вакытында бу проблема тагын да катлаулырак булып китте. Изге Язмалар күп кешеләргә наркотикларга бәйлелекләрен җиңәргә булышкан. Сез дә шундый бәйлелектән интегәсез икән, һичшиксез, Изге Язмалар сезгә дә ярдәм итә алыр a.

Бу мәкаләдә

 Ни өчен ярдәмне Изге Язмалардан эзләргә кирәк?

 Тикшерүләр күрсәткәнчә, бәйлелекнең сәбәбе еш кына — ялгызлык, стресс, борчылулар һәм төшенкелек. Изге Язмалар сезгә наркотикларга бәйлелеккә этәрүче тирән хисләр һәм эмоцияләр белән көрәшергә ярдәм иткән иман үстерергә булыша ала. Изге Язмалардан сез ничек Аллаһының дусты булырга икәнен белерсез (Зәбур 25:14). Җиңә алмаслык кебек күренгән проблемаларны сез Аллаһының ярдәме белән чишә алырсыз (Марк 11:22—24).

 Азатлыкка дүрт адым

  1.  1. Йәһвә Аллаһы белән танышыгыз b (Яхъя 17:3). Ул безнең Барлыкка Китерүчебез һәм Чиксез Кодрәт Иясе. Шулай ук ул — яратучы Атабыз. Ул үзе белән дуслашуыбызны һәм, безгә ярдәм итәр өчен, үзенең бар көчен кулланырга тели (Ишагыя 40:29—31; Ягъкуб 4:8). Ул сезнең өчен искиткеч киләчәк әзерләгән. Барысы да сезнең кулыгызда! Сезгә аңа якынлашырга гына кирәк (Ирмия 29:11; Яхъя 3:16).

  2.  2. Йәһвәдән үзегезгә ярдәм итүен сорагыз. Аллаһыга дога кылыгыз һәм бәйлегегезне җиңәргә ярдәм итүен сорагыз. Җиңсәгез, ул сезне чиста дип санар һәм үз дусты итеп кабул итәр (Римлыларга 12:1). Аллаһы сезгә үзенең изге рухы, ягъни эш итүче көче, ярдәмендә тәэсир итә ала һәм «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә ала (2 Көринтлеләргә 4:7; Лүк 11:13). Бу көч шулкадәр куәтле, аның ярдәме белән сез наркотикларга бәйлелекне җиңеп, яңа кеше — Аллаһыга яраклы кеше булып китә аласыз (Көләсәйлеләргә 3:9, 10).

  3.  3. Акылыгызны Аллаһының уй-фикерләре белән тутырыгыз (Ишагыя 55:9). Ул сезне «яңача фикер йөртергә» өйрәтәчәк һәм сездәге бәйлелекне җиңәргә ярдәм итәчәк (Эфеслеләргә 4:23). Аллаһы фикерләре Изге Язмаларда язылган, шуңа күрә бу китапны даими рәвештә уку мөһим (Зәбур 1:1—3). Күпләр шуңа игътибар иткән: Изге Язмаларны белгән кеше белән андагы фикерләр турында сөйләшү ярдәмендә бу китап аңлаешлырак булып китә (Рәсүлләр 8:30, 31). Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны өйрәнү курсы тәкъдим итә. Шулай ук без сезне җыелыш очрашуларына чакырабыз. Анда без Изге Язмаларны яхшырак аңларга һәм алган белемне тормышта кулланырга өйрәнәбез.

  4.  4. Яхшы дуслар сайлагыз. Дуслар зур йогынты ясый. Алар я бәйлелегебез белән көрәшергә ярдәм итә ала, я киресенчә, төпкә тарта ала (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Аллаһы сезнең яхшы дусларыгыз — аны яраткан дуслар — булуы турында кайгырткан. Андый дуслык сезне яхшы якка үзгәртер (Зәбур 119:63; Римлыларга 1:12). Күңел ачуларны сайлаганда сак булыгыз. Чөнки, без фильм караганда, җыр тыңлаганда я китап укыганда андагы персонажлар белән аралашабыз дип әйтеп була. Дөрес эш итәргә комачаулый торган бар нәрсәдән качыгыз (Зәбур 101:3; Амус 5:14).

 Бәйлелекне җиңәргә ярдәм итүче Изге Язмалардагы өзекләр

 Зәбур 27:10: «Хәтта әтием һәм әнием мине ташласа да, Йәһвә ташламас, үзе мине сыендырыр».

 «Мин әтиемнең кем икәнен белмим, шуңа күрә күңелемдә һәрвакыт бушлык һәм ялгызлык сиздем. Әмма соңрак мин Йәһвә Аллаһы турында белдем. Ул чыннан да реаль Шәхес булганын һәм мине нык итеп яратканын аңладым. Тормышым мәгънәле булып китте, һәм мин үземнең бәйлелегемнән котыла алдым» (Уилби, Гаити).

 Зәбур 50:15: «Кайгы-хәсрәт вакытында мине чакырыгыз. Мин сезне коткарырмын».

 «Бу шигырь миңа көч өстәп торды һәм тырышлык куярга ярдәм итте. Хәтта мин бирешкәндә дә булышты. Йәһвә үз сүзен тота. Мин моңа инандым» (Сергей, Украина).

 Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма. Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал, һәм ул сукмакларыңны туры итәр».

 «Изге Язмалардагы бу сүзләр үз-үземә түгел, ә Йәһвәгә таянырга өйрәтте. Аның ярдәме белән генә мин элек кулымнан килмәгәнне — тормышымны төптән үзгәртә алдым» (Мишель, Италия).

 Ишагыя 41:10: «Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен, сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын».

 «Наркотиклар кулланмыйча торган чакта, мине нык борчу биләп ала иде. Әмма бу сүзләр мине Аллаһы бу борчуларымны җиңәргә ярдәм итәчәгенә ышандырды. Һәм ул, чыннан да, үз сүзендә торды» (Энди, КАР).

 1 Көринтлеләргә 15:33, искәрмә: «Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы әхлакны боза».

 «Мин начар компаниягә эләктем һәм анда беренче тапкыр наркотиклар кулланып карадым, ә аннары аларга ияләшеп киттем. Бәйлелегемне җиңәр өчен мин элеккеге дусларым белән араларны өздем, аннан соң тормыш рәвешләре миндә соклану хисе уяткан саф дуслар белән дуслаштым» (Айзек, Кения).

 2 Көринтлеләргә 7:1: «Тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк».

 «Бу сүзләр мине чиста тән өчен көрәшергә дәртләндерде. Мин, бәйлелегемнән котылып, һәлакаткә илтүче юлдан читкә китә алдым» (Роза, Колумбия).

 Филипиялеләргә 4:13: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам».

 «Мин, наркотикларны үз көчем белән генә ташлый алмаячагымны аңлый идем. Шуңа Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылдым. Һәм ул миңа ярдәм итте» (Патриция, Италия).

 Изге Язмалар аларга бәйлелекне җиңәргә ярдәм иткән

 Жозеф Эренбоген җинаятьчелек киң таралган районда туып үскән. Ул исерткеч эчемлекләр, тәмәке, марихуана һәм героин колы булган. Берничә мәртәбә артык доза кулланганга чак кына үлмичә калган. Әмма Изге Язмалардагы бер өзек аны шуңа ышандырган: ул үз тормышын үзгәртә ала. Аның тәрҗемәи хәлен «Мин хатын-кызларны һәм үз-үземне хөрмәт итәргә өйрәндем» дигән мәкаләдән укыгыз.

 Дмитрий Коршунов күп тапкырлар исерткеч эчемлекләргә бәйлелеген җиңәргә тырышкан, әмма уңышсыз булган. «Мин үз тормыш рәвешемнән туйдым» дигән видеоны карап, аңа нәрсә ярдәм иткәнен белегез.

 Изге Язмалар бәйлелекне дәвалар өчен табибларга мөрәҗәгать итүне тыямы?

 Юк. Изге Язмаларда: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк»,— дип әйтелә (Маттай 9:12). Наркотикларга бәйлелекне тикшерүче Милли институтның (АКШ) фикере буенча: «Наркотикларга бәйлелек — бу катлаулы авыру, һәм, аны дәвалар өчен, бары тик теләк һәм ихтыяр көче генә җитми». Әлбәттә, Аллаһы биргән көч ихтыяр көченнән һәм үз-үзеңне кулда тотудан күпкә көчлерәк. Әмма Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып бәйлелекләрен җиңгән кешеләргә медицина ярдәме дә кирәк булган c. Мәсәлән, Аллен исемле бер ир-ат болай дип исенә төшерә: «Мин эчүне ташлаган чакта, исерткеч эчемлекләрдән арыну физик яктан түзеп булмаслык авырту китерә иде. Шунда мин рухи ярдәмнән кала миңа медицина ярдәме дә кирәк икәнен аңладым».

 Изге Язмалар наркотикларны дару итеп куллануны тыямы?

 Юк. Мәсәлән, исерткеч эчемлекләрне, дәвалар өчен һәм үлеп баручыларга авыртуны басар өчен, биргәннәр. Моның турында Изге Язмаларда да әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 31:6; 1 Тимутигә 5:23). Әмма кешенең, исерткеч эчемлекләргә ияләшкән кебек, авыртуны баса торган препаратларга да ияләшеп китүе бар. Шуңа күрә куркынычны алдан күреп, авыртуны баса торган препаратларны акыл белән кулланырга кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

a Бу мәкаләдә, сүз наркотикларга бәйлелек турында барса да, Изге Язмалардагы принциплар шулай ук башка төрле бәйлелекләрне җиңәргә ярдәм итә ала. Мәсәлән, исерткеч эчемлекләр, ризыкка бәйлелек. Шулай ук тәмәке, комарлы уеннар, порнография һәм социаль челтәрләргә бәйлелек.

b Йәһвә — бу Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.

c Бәйлелек белән көрәшкәндә ярдәмне төрле реабилитацион үзәкләр, хастаханәләр һәм дәвалау программаларыннан алып була. Һәркемгә бар вариантларны тикшереп, үзенә туры килгән дәвалау ысулын сайларга кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).