Гадел икътисад. Бу мөмкинме?
Төрле илләрдә кешеләр, икътисад гадел түгел дип санап, урамнарга протестлар белән чыга. Икътисад белән бәйле проблемалар COVID-19 пандемиясе вакытында тагын да катлауланды. Локдаун, төрле дефицит һәм яхшы медицина ярдәме ала алмау аркасында безнең тормышыбыз тагын да тотрыксызланды. Ә бу, үз чиратында, байлар һәм ярлылар арасындагы упкынны тагы да тирәнәйтте.
Бүген тормышыбызны катлауландырган бу икътисади проблемалар берәр кайчан хәл ителерме? Әйе! Изге Язмаларда Аллаһының без очрашкан проблемаларны ничек хәл итәчәге аңлатыла.
Аллаһы хәл итәчәк икътисади проблемалар
Проблема. Бар кешеләрнең дә ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырлык икътисади системаның булмавы.
Чишелеш. Аллаһы кеше хөкүмәтләрен үзенең хөкүмәте, ягъни Аллаһы Патшалыгы, белән алмаштырачак. Бу хөкүмәт ярдәмендә ул күктән бөтен җир өстеннән идарә итәчәк (Даниял 2:44; Маттай 6:10).
Нәтиҗә. Аллаһы Патшалыгы, бөтен дөнья белән идарә иткәнгә күрә, җирдә яшәгән бар кешеләрнең проблемаларын иң яхшы ысул белән чишә алачак. Кешеләр бүтән беркайчан да мохтаҗлыкта яшәмәячәк я икътисади тотрыксызлык аркасында интекмәячәк (Зәбур 9:7—9, 18). Алар, эшләгәннәренең рәхәтен күреп, муллыкта һәм бәрәкәттә яшәячәк. Изге Язмалар мондый вәгъдә бирә: «Алар йортлар төзер һәм анда яшәр, йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар. Алар өйләрен башка берәү яшәсен өчен төземәс, йөзем агачларын җимешләрен башкалар ашасын өчен утыртмас» (Ишагыя 65:21, 22).
Проблема. Кешеләрнең кайгы-хәсрәт китерүче һәм тормыш өчен иң кирәкле нәрсәләрдән мәхрүм итүче хәл-шартлардан, вакыйгалардан кача алмавы.
Чишелеш. Аллаһы үзенең Патшалыгы ярдәмендә кешеләрдә бүген курку һәм тынычсызлык уятучы бар нәрсәне юк итәчәк.
Нәтиҗә. Кешеләр Аллаһы яклавы астында яши башлагач, алар белән я аларның гаиләләре белән беркайчан да тормышларында иң кирәклесеннән мәхрүм итә алган шартлар килеп чыкмас. Сугышлар, ачлык һәм пандемияләр мәңгегә үткәндә калачак (Зәбур 46:9; 72:16; Ишагыя 33:24). Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Минем халкым тынычлык хөкем сөргән урыннарда, куркынычсыз җирләрдә һәм имин торакларда яшәр» (Ишагыя 32:18).
Проблема. Комсыз һәм эгоист кешеләрнең башкалар хисабына яшәп байлык җыюы.
Чишелеш. Аллаһы Патшалыгының идарәсе астында яшәүчеләр башкаларны чын күңелдән яратырга һәм аларның мәнфәгатьләрен үзләренекеннән өстен куярга өйрәнәчәк (Маттай 22:37—39).
Нәтиҗә. Аллаһы Патшалыгы идарә иткән вакытта кешеләр «үз файдасын эзләми» торган ярату күрсәтергә өйрәнәчәк (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Алар минем бөтен изге тавымда бернинди зыян китермәс һәм бернәрсә дә җимермәс, чөнки, диңгез сулар белән тулы булган кебек, җир, һичшиксез, Йәһвә a турындагы белем белән тулыр» (Ишагыя 11:9)
Изге Язмалардан күренгәнчә, без бу гаделсез системаның соңгы көннәрендә яшибез һәм тиздән Аллаһы бар икътисади проблемаларны хәл итәчәк дигән вәгъдәсен үтәячәк (Зәбур 12:5) b. Әлегә бу вакыт җитмәсә дә, Изге Язмалардагы принциплар инде бүген финанс авырлыкларны чишәргә булыша ала. Мисал өчен, мондый мәкаләләрне карагыз: «Әзрәк акчага ничек яшәп була?» һәм «Уравновешенный взгляд на деньги».
a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).
b Ни өчен Изге Язмаларга ышанып булганын тикшерер өчен, «Изге Язмалар — хакыйкать чыганагы» дигән мәкаләне укыгыз.