Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Бөтен дөньяда инфляциянең үсүе. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Бөтен дөньяда инфляциянең үсүе. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Бөтендөнья банкы президенты 2022 елның июнь ае отчетында болай дигән: «Бөтендөнья экономикасы кабат куркыныч хәлдә. Ул югары инфляциягә дучар һәм шул ук вакыт бик акрын үсә».

 «Ягулыкка һәм азык-төлеккә бәяләр тиз үсте. Моның аркасында аеруча ярлы илләрдә яшәүче кешеләр зур зыян күрә», — дип әйтелә Халыкара валюта фонды докладында.

 Ни өчен без андый җитди экономик авырлыклар белән очрашабыз? Аларны ничек җиңеп чыгарга? Алар кайчан мәңгегә юк ителәчәк? Бу сорауларга Изге Язмаларда җавап бирелә.

«Соңгы көннәрдә» бәяләрнең үсүе

  •   Без яшәгән көннәр Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип атала (2 Тимутигә 3:1).

  •   Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре буенча, соңгы көннәрнең бер үзенчәлеге — «куркыныч күренешләр» (Лүк 21:11). Инфляциянең үсүе чыннан да курку тудыра. Кешеләр киләчәк турында борчыла, үз гаиләләрен тәэмин итә алырлармы дип кайгыра.

  •   Изге Язмаларның Ачылыш китабында соңгы көннәрдә бәяләрнең үсүе турында алдан әйтелгән булган. Анда болай диелә: «Мин... ниндидер тавыш ишеттем. „Бер динарга бер үлчәм бодай һәм бер динарга өч үлчәм арпа. Ә зәйтүн маен һәм шәрабны саклап тот!“ — диде бу тавыш» (Ачылыш 6:6).

 Соңгы көннәр һәм Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлекләр турында күбрәк беләсегез килсә, мондый видеороликны карагыз: «1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән». Шулай ук мондый мәкаләне укыгыз: «Дүрт җайдак. Кемнәр алар?».

Бар экономик проблемалар хәл ителәчәк

  •   «Алар йортлар төзер һәм анда яшәр, йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар. Алар өйләрен башка берәү яшәсен өчен төземәс, йөзем агачларын җимешләрен башкалар ашасын өчен утыртмас» (Ишагыя 65:21, 22).

  •   «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:16).

  •   «„Мескеннәрнең кысрыклануы, ярлыларның көрсенүе аркасында, мин күтәрелермен“,— дип әйтә Йәһвә a» (Зәбур 12:5).

 Тиздән Аллаһы бер илдә генә түгел, ә бар илләрдәге экономик авырлыкларны юк итәчәк. Ул моны ничек башкарачак? Моның турында «Гадел икътисад. Бу мөмкинме?» дигән мәкаләдән белеп була.

 Ләкин Изге Язмалар инде хәзер бәяләрнең үсүен кичереп чыгарга булыша ала. Ничек? Анда акчаларны акыллы тоту турында гамәли киңәшләр бар (Гыйбрәтле сүзләр 23:4, 5; Вәгазьче 7:12). Моның турында күбрәк белер өчен, «Яшәү чараларыгызны яклагыз» һәм «Әзрәк акчага ничек яшәп була?» дигән мәкаләләрне карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).