Ир-атларның борчылулары. Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
Сез чиктән тыш борчылган кешене ничек тасвирлап бирер идегез? a Бәлки, бу, куркуга һәм хафага бирелгәнгә, көндәлек эшләрне дә эшли алмаган, ә кайчак хәтта караватыннан да тора алмаган хәлсез кешедер дип әйтерсез. Яисә үзенең куркулары һәм борчулары турында бертуктамый сөйләгән кешене күз алдына китерерсез.
Кайбер кешеләр кайчак үзләрен нәкъ шулай тотсалар да, башка төрле итеп борчылган кешеләр дә бар. Психологлар әйтүенчә, бу аеруча ир-атларга кагыла. Бер журналда болай дип әйтелгән: «Күп очракта ир-атлар үзләренең эчке борчылуларын исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар ярдәмендә баса. Һәм бу, читтән алкоголизм кебек күренсә дә, чынында көчле эмоциональ борчылуларның билгесе булып тора. Еш кына ирләрнең агрессив һәм ярсулы булулары эчке киеренкелек аркасында туа».
Әлбәттә, һәрбер ир-ат та проблемаларга бер үк төрле карамый. Ничек кенә булмасын, бу «аеруча авыр вакытларда» стресс беркемне дә читләтеп үтми (2 Тимутигә 3:1). Изге Язмалар сезгә борчылуларга артык бирелмәс өчен ничек ярдәм итә ала?
Борчылулар белән ничек көрәшергә?
Изге Язмаларда борчу хисе кичергәннәр өчен күп гамәли киңәшләр бар. Менә аларның өчесе.
1. «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек» (Маттай 6:34).
Мәгънәсе: киләчәктә була алган я була алмаган хәлләр өчен чиктән тыш борчыласы юк. Еш кына безнең куркуларыбыз һәм фаразларыбыз чынга ашмый. Җитмәсә, барысы без һич тә уйламаганча, безнең файдабызга хәл ителергә мөмкин.
Киңәш. Сез иң аяныч нәтиҗәләрне көткәндә дә, уңай якка чишелгән очракларыгызны исегезгә төшерегез. Ә хәзер булган борчуларыгызны бәяләп карагыз. Уйланыгыз: бу очрак сез уйлаганнан начаррак хәл ителүенең мөмкинлеге никадәр зур?
2. «Тимер тимерне кайраган кебек, кеше дә үз дустын үткен итә» (Гыйбрәтле сүзләр 27:17).
Мәгънәсе: башка кешеләр, әгәр дә рөхсәт итсәк, безгә борчуларыбыз белән көрәшергә ярдәм итә ала. Мәсәлән, алар, шәхси тәҗрибәләре белән бүлешеп, сезнекенә охшаш ситуациядә үзләренә нәрсә булышканын әйтә ала. Алар үзләре сез эләккән хәлгә эләкмәгән булса да, аларның фикерен белү комачауламас.
Киңәш. Кем белән киңәшләшә алуыгыз турында уйланыгыз. Бәлки, сезнең шундый ук очракка эләккән танышыгыз бардыр. Аңа нәрсә булышканын сорагыз һәм аңардан нәрсә эшләмәскә яхшырак булыр икәнен дә белешегез.
3. «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).
Мәгънәсе: Аллаһы безгә карата ваемсыз түгел. Шуңа күрә аңа догада үзегезне борчый торган һәм үзегезгә тынгылык бирмәгән бар нәрсә турында сөйләгез.
Киңәш. Сезне борчыган нәрсәләрнең исемлеген төзегез. Шуннан соң Аллаһыга аерым һәр борчуыгыз турында сөйләгез. Аңа ни өчен борчылганыгызны аңлатыгыз һәм ул сезгә иң яхшы хәл итү юлын табарга ярдәм итсен дип сорагыз.
Борчылыр өчен сәбәпләр тиздән булмаячак!
Борчулар белән көрәшергә ярдәм итүче киңәшләрдән тыш, Изге Язмалар шулай ук безнең барлык проблемаларыбыз һәм борчуларыбыз мәңгегә юк ителәчәгенә өмет тә бирә. Бу ничек мөмкин?
Аллаһы борчылуларга китергән бар сәбәпләрне бетерәчәк (Ачылыш 21:4). Аның Патшалыгы, ягъни күктәге хөкүмәте, ярдәмендә безне элек хафага төшергән һәм борчыган нәрсәләр турында без хәтта искә дә төшермәбез (Ишагыя 65:17).
Аллаһы безгә нәкъ шундый киләчәкне — борчусыз һәм куркусыз киләчәкне вәгъдә итә (Римлыларга 16:20). Менә аның сүзләре: «Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм... Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен» (Ирмия 29:11).