Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Yan Zabolotnyi/stock.adobe.com

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Бөтен дөньяда канунсызлык үсә. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Бөтен дөньяда канунсызлык үсә. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Гаитида төрле бандалар аркасында кешеләр зур зыян күрә. Көньяк Африка, Мексика һәм Латин Америка илләрендә җинаятьчелек, көч куллану киң тарала. Кайбер җирләрдә җинаятьчелек кими дигән хәбәр таралса да, кешеләр үзләрен анда имин хис итми һәм куркып яши, чөнки талаулар һәм кешенең мөлкәтенә ут төртү турында хәбәрләр ирешеп тора.

 Бөтен дөньяда канунсызлыкның үсүе турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Канунсызлыкның үсүе — Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлеше

 Изге Язмаларда «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» күрсәтә торган билге турында әйтелә (Маттай 24:3). Канунсызлык шул билгенең бер өлеше булып тора. Бу дөнья төзелешенең ахыры турында әйткәндә Гайсә пәйгамбәр болай дигән булган:

  •   «Канунсызлыкның үсүе аркасында күпләрнең мәхәббәте суыныр» (Маттай 24:12).

 Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә» яшәүче кешеләр «тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы» булырлар дип әйтелә (2 Тимутигә 3:1—5). Андый сыйфатлар аркасында кешеләр законнарга буйсынырга теләми һәм без моны үз күзләребез белән күреп торабыз.

 Ләкин өмет өчен нигез бар. Изге Язмаларда тиздән явызлар юк ителәчәк дип әйтелә.

  •   «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак, торган урыннарына карарсың, ә алар анда булмас. Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:10, 11).

 Без сезне Изге Язмалардагы өмет бирә торган хәбәр турында күбрәк белергә чакырабыз. Ни өчен бүгенге вакыйгалар — Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлеше дип әйтеп була? Бу сорауга җавап алыр өчен мондый мәкаләләрне укыгыз:

 «Яхшы киләчәккә чын өмет»

 «„Соңгы көннәрнең“, ягъни „ахыр заманның“, билгесе нинди?»

 «Изге Язмаларда безнең заман кешеләре турында нинди пәйгамбәрлек язылган?»