УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Кешеләр хөкүмәтләргә ышануларын югалта. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
2024 елда бөтен дөнья буенча бик күп сайлаулар үтәчәк. Әмма күп кенә кеше хөкүмәтләргә ышануларын югалткан.
Сораштыру күрсәткәнчә, АКШта күпчелек кеше болай дип саный: сәясәтчеләр кешеләр турында түгел, ә «үз мәнфәгатьләре турында уйлап» эш итә a (Тикшеренүләр үзәге Пью, 19 сентябрь, 2023 ел).
Олы яшьтәгеләр генә түгел, ә яшьләр дә шундый фикердә тора.
«Яшүсмерләрне төрле мөһим проблемалар борчый, әмма, сораштырулардан күренгәнчә, алар сәясәтчеләрнең бу проблемаларны хәл итә алуына ышанмый» («Нью-Йорк таймс», 29 гыйнвар, 2024 ел).
«Статистика буенча, яшьләр хөкүмәтләргә караганда, күбрәк видеоблогерларга ышана» («Кориа таймс», 22 гыйнвар, 2024 ел).
Хөкүмәтләр безгә яхшы киләчәк китерә аламы? Кемгә чынлап та ышанып була?
Беркатлы булмагыз
Һәрберсенә ышанып булмый, әлбәттә. Изге Язмаларда: «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).
Мәгълүматның дөресме, юкмы икәнен билгеләр өчен киңәшләрне «Үзеңне ялган мәгълүматтан сакла» дигән мәкаләдән табып була.
Өстәвенә, хәтта иң намуслы сәясәтчеләрнең дә, ниятләре яхшы булса да, мөмкинлекләре чикле. Менә ни өчен Изге Язмалар болай дип кисәтә:
«Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма, чөнки алар коткара алмый» (Зәбур 146:3).
Ышанычлы җитәкче
Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә иң сәләтле, иң ышанычлы җитәкчене — Гайсә Мәсихне билгеләгән (Лүк 1:32, 33). Гайсә Мәсих — күктән идарә иткән Аллаһы Патшалыгының Патшасы (Маттай 6:10).
Ни өчен Гайсә Мәсихкә ышанып булганын һәм ул безнең проблемаларыбызны ничек хәл итәчәген белер өчен, «Аллаһы Патшалыгының Патшасы кем?» һәм «Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?» дигән мәкаләләрне укыгыз.
a Pew Research Center, “Americans’ Dismal Views of the Nation’s Politics,” September 2023.