Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ahmad Gharabli/AFP via Getty Images

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Хөкүмәтләр берләшеп, климат үзгәрүен туктата алырмы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Хөкүмәтләр берләшеп, климат үзгәрүен туктата алырмы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 2022 елның 20 ноябрендә, якшәмбе көнне, БМОның климат үзгәрүенә кагылышлы 27 нче Конференциясе (COP27) тәмамланды. Бу конференциядә мөһим карар кабул ителгән: ярлы илләргә, климат үзгәрүе нәтиҗәсендә булган табигать афәтләреннән соңгы зыянны каплар өчен, акча бүлеп бирү. Шулай да, күпләр таныганча, бу карар проблеманың тамырын юк итми.

  •   Билгеле, бу җитәрлек булмас... Безнең планета әле дә ашыгыч ярдәм бүлмәсендә кала бирә» ( Антониу Гутерриш, БМОның баш секретаре, 2022 ел, 19 ноябрь).

  •  

 Планетабызның киләчәге турында аеруча яшь кешеләр борчыла. Әмма илләр, берләшеп, хәлне яхшы якка үзгәртергә вәгъдәләрен үти алырмы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Хөкүмәтләр уңышка ирешә алырмы?

 Изге Язмалар ачыклаганча, хөкүмәтләр, эчкерсез тырышлыкларына карамастан, климат үзгәрү проблемасын тулысынча чишә алмый. Моңа ике сәбәп бар.

  •    

     Мәгънәсе. Хөкүмәтләрнең мөмкинлекләре чикле, чөнки кешеләр үз-үзләре белән идарә итү сәләте белән барлыкка китерелмәгән (Ирмия 10:23). Хәтта бар илләр берләшсә дә, алар дөнья проблемаларын чишә алмас иде.

  •    

     Мәгънәсе. Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, безнең көннәрдә күп кешеләр үзләрен генә сөючән һәм килешмәүчән, ә бу хәлнең яхшы якка үзгәрүенә киртә булып тора.

Өмет бар!

 Әмма планетабызның киләчәге кеше хөкүмәтләренең кулында түгел. Аллаһы, дөнья белән идарә итәр өчен, иң яхшы Хакимне инде билгеләгән. Бу — Гайсә Мәсих. Аның турында Изге Язмаларда болай диелә:

  •   Аны Гаҗәеп киңәшче, Көчле илаһ, Мәңгелек ата, Тынычлык мирзасы дип атарлар» (Ишагыя 9:6).

 Гайсә — Аллаһы Патшалыгының, ягъни күктәге хөкүмәтнең, Патшасы (Маттай 6:10). Аның, планетабыз һәм анда яшәүчеләрне кайгыртыр өчен, көче дә, зирәклеге дә, теләге дә бар (Зәбур 72:12, 16). Аның җитәкчелегендә бу күктәге хөкүмәт« җирне һәлак итүчеләрне» юк итәчәк һәм тирә-як мохиткә китерелгән зыянны юк итәчәк (Ачылыш 11:18; Ишагыя 35:1, 7).

 Климат үзгәрү проблемалары ничек тулысынча чишеләчәк икәнен күбрәк белер өчен, «Изменение климата и наше будущее. Что говорит Библия» дигән мәкаләне укыгыз.