УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Бөтен дөнья буенча кораллы һөҗүмнәр саны арта. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
2022 елның июль аенда ату коралы кулланылган коточкыч җинаятьләр турында хәбәрләр иреште:
«Япониядәге яхшы билгеле булган сәясәтчене [элеккеге премьер-министр Синдзо Абэны] үтерү илдәге кешеләрне хафага төшерде. Бар илләрдә диярлек кешеләр шок кичерде, чөнки илдә [Япониядә] көч кулланып җинаять кылу саннары түбән, ә ату коралларына кагылышлы законнар бик кырыс» (The Japan Times, 10 июль, 2022 ел).
«Дания шок кичерә: Копенгагендагы супермаркетта коралланган кеше 3 кешене атып үтергән» (Reuters, 4 июль, 2022 ел).
«Көньяк Африка: Соуэтода коралланган бер төркем барда 15 кешене атып үтергән» (The Guardian, 10 июль, 2022 ел).
«4 июль, бәйрәм көнендә, Кушма Штатларда 220 дән артык кеше атып үтерелгән булган» (CBS News, 5 июль, 2022 ел).
Андый коточкыч хәлләр кайчан да булса бетәрме? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Җәбер-золым бүтән булмаячак
Изге Язмаларда безнең көннәр «соңгы көннәр» дип атала. Шул көннәрдә кешеләр үзләрен ерткычларча тота, алар ачу тулы һәм мәрхәмәтсез диелә (2 Тимутигә 3:1, 3). Моның аркасында кешеләр куркып яши (Лүк 21:11). Әмма Изге Язмаларда җәбер-золым бүтән булмаячак дип тә әйтелә. Кешеләр «тынычлык хөкем сөргән урыннарда, куркынычсыз җирләрдә һәм имин торакларда яшәр» (Ишагыя 32:18). Җәбер-золым ничек юк ителәчәк?
Аллаһы явызларны һәм сугыш коралларын юк итәчәк.
«Явызлар җирдән юк ителәчәк» (Гыйбрәтле сүзләр 2:22).
«Ул [Аллаһы] бөтен җирдә сугышларны туктата, җәяне сындыра, сөңгене чәрдәкли, хәрби арбаларны утта яндыра» (Зәбур 46:9).
Аллаһы кешеләрне тыныч-тату яшәргә өйрәтү аша җәбер-золымны бетерер.
«Алар минем бөтен изге тавымда бернинди зыян китермәс һәм бернәрсә дә җимермәс, чөнки, диңгез сулар белән тулы булган кебек, җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр» (Ишагыя 11:9).
Инде хәзер Аллаһы бөтен җир йөзе буйлап кешеләрне көч һәм сугыш коралын кулланмаска өйрәтә. «Алар үз кылычларыннан чүкеп — төрәннәр, сөңгеләреннән бакча пычаклары ясар»,— дип әйтелә аның Сүзендә (Микай 4:3).
Куркусыз дөнья хакындагы Изге Язмаларның вәгъдәсе турында күбрәк белер өчен, «Мир, где не будет страха» дигән мәкаләне карагыз.
Җәбер-золымның мәңгегә юк ителәчәге турында күбрәк белер өчен, «Наконец мир на земле!» дигән мәкаләне карагыз.