УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Төрле җирләрдә корылык. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
«Кытай хөкүмәте, һава торышын күзәткәннән соң, тарихтагы иң эссе вакытлар турында хәбәр итә. Моңа кадәр ике тапкыр гына шулкадәр коры җәй булган» («Гардиан», 2022 ел, 7 сентябрь).
«Африка көнчыгышындагы илләр бишенче ел рәттән корылык кичерә» («Новости ООН», 2022 ел, 26 август).
«Европаның якынча 70 процент территориясе бик көчле корылык кичерә. Соңгы биш гасыр дәвамында андый көчле корылыкларның әле булганы булмаган. Киләчәктә хәл тагы да начарланырга мөмкин» («Би-би-си», 2022 ел, 23 август).
Кайбер белгечләр фаразлаганча, шартлар тагы да авыраячак. Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә? Киләчәктә корылык белән бәйле проблема чишеләчәкме?
Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр
Изге Язмаларда безнең көннәргә кагылышлы мондый пәйгамбәрлекләр язылган:
«Урыны-урыны белән ачлык... булыр» (Лүк 21:11).
Корылык еш кына ачлыкка, ә бу үз чиратында кешеләрнең газаплануларына һәм үлемгә китерә. Андый хәл турында Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгән булган (Ачылыш 6:6, 8).
Ни өчен корылык проблемасы үсә бара?
Төп сәбәбләрнең берсе турында Изге Язмаларда болай диелә:
«Кеше үз юлы белән идарә итә алмый» (Ирмия 10:23).
Кайвакыт кешеләр хәтта үз тормышларына кагылышлы акыллы карар кабул итә алмый, шуңа күрә табигать байлыкларын акылсыз кулланулары бер дә гаҗәпләндерми. Аларның бу өлкәдә белеме җитеп бетми һәм ялгыш карарлары еш кына корылыкка һәм су җитмәүгә китерә.
Күп кенә галимнәр кешенең эшчәнлеге глобаль җылынуга китерә һәм, нәтиҗәдә, төрле җирләр корылыкка дучар була дип саный.
Комсыз хакимият кешеләре, нәтиҗәләр турында уйламыйча, карарлар кабул иткәнгә, урманнар киселә, тирә-як пычрана һәм табигать байлыклары дөрес кулланылмый. Моның аркасында төче су запаслары кими.
Ләкин Изге Язмаларда өмет бирүче хәбәр язылган.
Якты киләчәккә өмет бармы?
Изге Язмаларда Аллаһы су белән проблеманы чишәчәк дип әйтелә. Ничек?
1. Аллаһы «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» (Ачылыш 11:18). Ул су җитмәүнең төп сәбәбен – комсыз, гамьсез һәм җавапсыз кешеләрне юк итәчәк (2 Тимутигә 3:1, 2).
2. «Эсседән көйгән җир камыш баскан күл булып китәр» (Ишагыя 35:1, 6, 7). Корылык планетабызга зыян китергән булса да, Аллаһы аны гүзәл оҗмахка әйләндерәчәк.
3. «Син җир турында кайгыртасың, аны уңдырышлы, гаять бәрәкәтле итәсең» (Зәбур 65:9). Аллаһы җирне фатихалаячак һәм җирдә җитәрлек су һәм ризык булачак.