УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Галимнәр кыямәт көне сәгатен алга күчерә. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
2023 елның 24 гыйнварында галимнәр символик Кыямәт көне сәгате a укларын төнге сәгать 12 гә якынрак күчергән. Димәк, кешелек үз-үзен юк итүгә бик якын.
«Кешелекнең никадәр куркыныч хәлдә булуын күрсәткән Кыямәт көне сәгате сишәмбе көнне алга күчерелгән булган. Бу сәгатьнең уклары төнге сәгать 12 гә тагын да якынрак булып киткән. Моңа Украинадагы сугыш, атом-төш коралын куллану куркынычы һәм климат кризисы үз өлешен кертте» (AFP International Text Wire).
«Галимнәр хәбәр иткәнчә, Кыямәт көне сәгатенең уклары алга күчерелгән. Хәзер төнге сәгать 12 гә 90 секунд кала. Кешелекнең армагеддонга шулкадәр якын булганы әле юк иде» (ABC News).
«Галимнәрнең халыкара төркеме кешелеккә куркыныч яный һәм кешелек юкка чыгарга мөмкин дип кисәтә («The Guardian»).
Кешелеккә һәм безнең планетабызга юк ителү яныймы? Киләчәктән куркырга кирәкме? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Киләчәктә нәрсә булачак?
Изге Язмалар буенча, «җир мәңге тора» һәм кешеләр «анда мәңге яшәячәк» (Вәгазьче 1:4; Зәбур 37:29). Шуңа күрә кешеләр беркайчан да җирне юкка чыгара алмаячак, һәм анда һәрвакыт кешеләр яшәячәк.
Шулай да Изге Язмаларда «дөнья... үтеп китә» дип әйтелә (1 Яхъя 2:17).
«Дөнья... үтеп китә» дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлар өчен «Дөнья тиздән юк булачакмы? Апокалипсис нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.
«Дөнья ахыры кайчан килер?» дигән мәкаләне дә укыгыз.
Уңай караш саклагыз
Дөньяда проблемалар күп булса да, Изге Язмалар киләчәккә уңай караш белән карарга булыша.
Изге Язмаларда күп кенә гамәли киңәшләр бар (2 Тимутигә 3:16, 17). Мәсәлән, мондый мәкаләне укыгыз: «Борчылуларны ничек контрольда тотарга?». Аннан, тормышта күп кенә авырлыклар булса да, ничек уңай караш сакларга икәнен белерсез.
Изге Язмалар киләчәккә нык өмет бирә (Римлыларга 15:4). Анда хәзерге һәм киләчәктәге вакыйгалар турында әйтелә. Шул белем безгә, дөньядагы вакыйгаларга карамастан, җан тынычлыгы сакларга ярдәм итә.
Сез инде хәзер Изге Язмалар белән яхшырак таныша аласыз. Без сезне түләүсез Изге Язмаларны өйрәнү курсын үтәргә чакырабыз.
a «Кыямәт көне сәгате безнең үз цивилизациябезне үзебез ясаган куркыныч технологияләр белән юк итәчәк вакытка никадәр якын булуыбызны күрсәтә. Бу символик сәгать кешелеккә янаган куркынычларны искә төшереп тора. Планетабызга исән калыр өчен аларны юк итәргә кирәк» («Bulletin of the Atomic Scientists»).