Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

YURI LASHOV/AFP via Getty Images

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Мәсихчеләр һәм сугышлар. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Мәсихчеләр һәм сугышлар. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Украинадагы конфликт ачык итеп шуны күрсәтә: христиан чиркәүләренең җитәкчеләре сугышларны хуплап чыга. Бу конфликтның ике ягындагы руханиларның сүзләрен китерәбез:

  •   «Безне яклап торган ир-атларга һәм хатын-кызларга зур рәхмәт. Без аларны хөрмәт итәбез, алар... туган Украинабызны агрессордан яклап тора! Күңелебез сезнең белән, эчкерсез догаларыбыз сезнең турында. Без сезне хуплыйбыз»,— дип әйткән митрополит Киевский Епифаний («The Jerusalem Post», 2022 ел, 16 март).

  •   «Мәскәү Украинада үз һөҗүмнәрен дәвам иткән арада, Рус православие чиркәвенең башы Россия солдатлары өчен якшәмбе көнне рухи очрашу үткәргән һәм аларны үз илләрен „руслар ничек яклый, шулай якларга чакырган“» (Reuters, 2022 ел, 3 апрель).

 Мәсихнең шәкертләре сугышларда катнашырга тиешме? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмалардан кайбер өзекләр

 Изге Язмалар буенча, Гайсә Мәсихнең шәкертләре сугышларда катнашмый.

  •   «Кылычыңны үз урынына кайтар, чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр» (Маттай 26:52).

     Сугышларны хуплаучы я аларда катнашучы Гайсә әйткән сүзләргә буйсына дип әйтеп буламы?

  •   «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35).

     Сугышларны хуплаучы кеше Гайсә әйткән мәсихчеләрчә ярату күрсәтә дип әйтеп буламы?

 Күбрәк белер өчен, «Совместимо ли христианство с войной?» дигән мәкаләне укыгыз.

Мәсих шәкертләре һәм бүгенге сугышлар

 Безнең көннәрдә Гайсәнең шәкертләре сугышларда катнашмаячак дип әйтү акыллы булырмы? Әйе. Изге Язмаларда безнең көннәр «соңгы көннәр» дип атала һәм шул чорда күп халыклардан чыккан кешеләр Гайсә сүзләрен үтәп, «бүтән сугышырга өйрәнмәс» дип әйтелә (Ишагыя 2:2, 4).

 Тиздән Йәһвә a, «тынычлык Аллаһысы» үзенең күктәге хөкүмәтен кулланачак һәм кешеләрне «изүдән һәм җәбер-золымнан йолып» алачак (Филипиялеләргә 4:9; Зәбур 72:14).

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).