Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

alashi/DigitalVision Vectors via Getty Images

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Ни өчен дөнья нәфрәт белән сугарылган? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Ни өчен дөнья нәфрәт белән сугарылган? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Яңалыкларда кешеләрнең нәфрәтләнеп әйткән сүзләре һәм башкарган җинаятьләре, милләтчелек аркасындагы җәбер-золым һәм сугышлар турында күп әйтелә.

  •   «Израиль белән Газа арасындагы конфликт һәм төрле экстремистларның котыртулары нәтиҗәсендә социаль челтәрләр нәфрәт белән тулды» («Нью-Йорк таймс», 15 ноябрь, 2023).

  •   «7 октябрьдән соң дөньяда нәфрәтнең гаять артуы хафага төшерә» (БМОның Генераль Ассамблеясе рәисе Деннис Фрэнсис, 3 ноябрь, 2023).

 Нәфрәт тулы сөйләм, җәбер-золым һәм сугышлар яңа нәрсә түгел. Изге Язмалардан күренгәнчә, элек тә «рәхимсез сүзләрен уклар кебек төзегән», «сугыш башларга әзер» кешеләр булган (Зәбур 64:3; 120:7; 140:1). Әмма бу китап бүгенге көннәрдә нәфрәтнең ни өчен аеруча артканын аңларга булыша.

Нәфрәт — соңгы көннәрнең билгесе

 Изге Язмаларда нәфрәтнең артканына ким дигәндә ике сәбәп китерелә.

  1.  1. Анда билгеле бер вакытта «күпләрнең мәхәббәте суыныр» дип алдан әйтелгән булган (Маттай 24:12). Чыннан да, хәзер дөньяда мәхәббәт түгел, ә нәфрәт хөкем сөрә (2 Тимутигә 3:1—5).

  2.  2. Кешеләрнең бер-берсен шулкадәр нәфрәт итүләрендә Шайтан Иблиснең йогынтысы чагыла. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (1 Яхъя 5:19; Ачылыш 12:9, 12).

 Изге Язмаларда тиздән Аллаһы нәфрәткә китерүче бу сәбәпләрне юк итәчәк дип әйтелә. Ул шулай ук бар газапларны да юк итәчәк. Аллаһы Сүзендә мондый вәгъдә язылган:

  •   «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:4).