Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Ни өчен сәясәт бүленешләргә китерә? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Ни өчен сәясәт бүленешләргә китерә? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Бөтен дөнья буйлап сәяси бүленешләр кешеләрне тарката. Пью тикшеренү үзәге 2022 елда үткәргән сораштыру буенча, 19 илдәге өлкән кешеләрнең 65 проценты төрле сәяси партияләр ягында торган кешеләр арасындагы фикер каршылыкларын көчле я бик көчле дип бәяли.

 Сез үзегез яшәгән җирдә моны күрәсезме? Ни өчен андый бүленешләр бар? Моның чишелеш юлы бармы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә икәнен карап чыгыйк.

Бүленешләрнең тамыры нәрсәдә?

 Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, «соңгы көннәрдә», ягъни без яшәгән вакытта, күп кешеләрнең бердәмлекне булдырырга комачаулаган сыйфатлары булачак.

  •   «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән... килешмәүчән... булырлар» (2 Тимутигә 3:1—4).

 Күп кешеләрнең тырышлыкларына карамастан, хөкүмәтләр уңышка ирешә алмый. Капма-каршы карашларга ия булган кешеләргә, бергә эш итеп, проблемаларны хәл итү авыр, хәтта мөмкин түгел. Бу Изге Язмаларда инде күп еллар элек әйтелгәнне раслый.

  •   «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9).

 Әмма Изге Язмаларда моның чишелеше турында да әйтелә. Кешелек проблемаларын бер хөкүмәтнең хакиме юк итә ала.

Кайгыртучан, сәләтле хаким

 Изге Язмаларда шул сәләтле хакимнең кем икәнлеге әйтелә. Аның бөтен кешелекне бердәм итәргә һәм тынычлык китерергә көче, хакимлеге һәм теләге бар. Бу — Гайсә Мәсих.

  •   «Аның көннәрендә тәкъвалар гөрләп чәчәк атар, һәм... тынычлык хөкем сөрер» (Зәбур 72:7).

  •   «Бөтен халыклар аңа хезмәт итәр» (Зәбур 72:11).

 Гайсә иң яхшы хаким, чөнки ул кешеләрне ярата һәм аларга, аеруча гаделсезлеккә очраган кешеләргә, булышырга тели.

  •   «Ярдәм сорап ялварган ярлыны, мескен кешене һәм ярдәмчесе булмаган һәркемне ул коткарыр. Мескен һәм ярлы кешене ул кызганыр, ярлыларның җаннарын коткарыр. Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр» (Зәбур 72:12—14).

 Гайсә — күктәге хөкүмәтнең, ягъни Аллаһы Патшалыгының, башы. Бу хөкүмәт турында һәм аның җитәкчелеге сезгә нинди файда китерәчәк һәм сез аның ягына ничек баса алачак икәнегез турында күбрәк белегез.