Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

kovop58/stock.adobe.com

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Олимпия уеннары кешеләрне чыннан да берләштерә аламы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Олимпия уеннары кешеләрне чыннан да берләштерә аламы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 2024 елның җәйге Олимпия уеннарын якынча 5 миллиард кеше карый алачак. Бу уеннарда 206 илдән я башка җирләрдән килгән спортсмен катнашачак. Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах болай дип әйткән булган: «Без бөтен дөньяны берләштерә торган, тынычлык булдыра торган вакыйгада катнашабыз. Без барыбыз төрле булсак та, әйдәгез, бердәм кешелек булып, тыныч тормыш булдырган Олимпия рухына мәдхияләр укыйк».

 Олимпия уеннары тыныч тормыш булдыра аламы? Тыныч тормыш һәм бердәмлек нәрсә ярдәмендә мөмкин?

Олимпия уеннары — тынычлык һәм бердәмлек чыганагымы?

 2024 елның Олимпия уеннары — спорт уеннары булып кына калмады. Бу уеннар ярдәмендә, кешелекне тарката торган социаль һәм сәяси проблемалар тагын да ачыграк күренә башлады. Мәсәлән, кеше хокукларын бозу, расизм, кешеләрне диннәренә карап аеру һәм гаделсезлек кебек проблемалар.

 Кешеләр Олимпия уеннары кебек халыкара спорт ярышларына күңел ачуның бер төренә карагандай гына карый. Ләкин бу уеннар ярдәмендә кешеләр арасында бүленешләр тудыра торган карашлар һәм эшләр ап-ачык күренә башлый. Андый уеннар хәтта андый карашларның һәм эшләрнең үсешенә үз өлешен кертә, ә тынычлык белән бердәмлекне булдыруга булышмый.

 Ни өчен безнең көннәрдә кешеләргә бердәмлектә яшәү авыр? Изге Язмаларда моңа җавап бар һәм анда безнең көннәрдәге кешеләрнең кайбер сыйфатлары китерелә (2 Тимутигә 3:1—5). Бу пәйгамбәрлек турында күбрәк белер өчен мондый мәкаләне укыгыз: «Изге Язмаларда безнең заман кешеләре турында нинди пәйгамбәрлек язылган?»

Кем чын тынычлык һәм бердәмлек китерәчәк?

 Тиздән бөтен дөньяда кешеләр тынычлыкта һәм бердәмлектә яшәячәк. Моның турында Изге Язмаларда әйтелә. Кешеләр өстеннән бер хөкүмәт кенә булачак. Ул күктән идарә итәчәк һәм бу хөкүмәт «Аллаһы Патшалыгы» дип атала (Лүк 4:43; Маттай 6:10).

 Бу Патшалыкның Патшасы — Гайсә Мәсих. Аның ярдәмендә бөтен дөньяда кешеләр тынычлыкта яши башлаячак. Изге Язмаларда болай диелә:

  •   «Аның көннәрендә тәкъвалар гөрләп чәчәк атар... бөтен җир йөзендә тынычлык хөкем сөрер» (Зәбур 72:7).

  •   «Ярдәм сорап ялварган ярлыны... ул коткарыр... Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр» (Зәбур 72:12, 14).

 Бүген Гайсәнең тәгълиматлары 239 ил белән территориядә яшәүче миллионлаган кешене берләштерә. Йәһвә Шаһитләре — Гайсәнең шәкертләре бөтен җир йөзе буйлап тынычлыкта яшәргә өйрәнгән. Моның турында «Күзәтү манарасы» журналында әйтелә. Аның исеме: «Нәфрәт учагын сүндереп була».