Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормыш элеккеге хәленә кайтырмы? Пандемия аркасында үзгәргән дөньяда Изге Язмалар ничек булыша?

Тормыш элеккеге хәленә кайтырмы? Пандемия аркасында үзгәргән дөньяда Изге Язмалар ничек булыша?

 «Һәркемнең элеккеге тормышка кайтасы килә» (Ангела Меркель, Германия канцлеры).

 КОВИД пандемиясе аркасында бөтен дөнья буенча күп кенә кеше зыян күрде. Шуңа күрә һәр кеше Ангела Меркель әйткән сүзләр белән ризалашыр. Әмма элеккеге тормыш, ул нинди тормыш? Кешеләр нәрсәгә өметләнә?

  •   Элеккеге тормышны сагыну. Кайберәүләр күбрәк аралашуга мохтаҗ. Аларның куллар кысышып, бер-берсен кочаклап очрашасылары, берәр җиргә сәяхәт итеп кайтасылары килә. Энтони Фаучи a әйткәнчә, алар өчен элеккеге тормыш бу «рестораннар, театрлар һәм шуларга охшаш урыннарга» йөрү мөмкинлеге.

  •   Үз тормышларын яхшыртырга омтылу. Ә кайберәүләр элеккесеннән дә яхшырак тормышка омтыла. Хәлсез калдыра торган эш, берәү бай, башкасы ярлы, психик авырулар белән авыручылар саны арта бара — бу хәлне үзгәртергә кирәк дип саный алар. Бөтендөнья икътисади форумга нигез салган Клаус Шваба болай дигән: «Пандемия безгә тукталып уйланырга мөмкинлек бирде. Бу дөньяның нинди булуын телибез? Пандемия аны яңартырга, үзгәртергә мөмкинлек бирде».

 Бүтәннәр, пандемия аркасында, шулкадәр нык өметсезлеккә бирелгән ки, хәтта элеккеге тормышка инде кайтып булмас дип саный. Мәсәлән, күпләр эшләрен, йортларын югалткан, сәламәтлекләре начарланган, я аларның, бәлки, туганнары вафат булгандыр.

 Әлбәттә, пандемия тәмамлангач, дөнья нинди булачагын төгәл беркем дә әйтә алмый (Вәгазьче 9:11). Ләкин Изге Язмалар безгә киләчәккә дөрес караш белән карарга һәм булачак вакыйгаларга әзер булырга булыша ала. Тагын да мөһимрәге шул: Аллаһы Сүзендә киләчәк турында әйтелә һәм андый киләчәкне сезнең күз алдына да китергәнегез юктыр.

КОВИД пандемиясенә дөрес караш

 Әле күп гасырлар элек Изге Язмаларда киң таралачак «үләтләр» турында әйтелгән булган һәм алар «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» чорында булачак диелгән булган (Лүк 21:11; Маттай 24:3). Әгәр пандемиягә моны исәпкә алып карасак, шуны аңлыйбыз: пандемия алдан әйтелгән күп кенә вакыйгаларның берсе генә икән. Изге Язмаларда сугышлар, көчле җир тетрәүләр, ачлык турында алдан пәйгамбәрлек ителгән булган.

 Моны белү безгә ничек булыша? Пандемиядән соң хәл, бәлки, яхшы якка үзгәрер, шулай да шуны истә тотырга кирәк: Изге Язмаларда без «соңгы көннәрнең» «аеруча авыр вакытларында» яшибез дип әйтелә (2 Тимутигә 3:1). Моны белү безгә киләчәк тормышка аек караш белән карарга булыша.

 Изге Язмалар ярдәмендә без киләчәккә дөрес караш белән карарга өйрәнәбез: бу дөньяда тормыш һаман да авырая барачак һәм тиздән кискен үзгәреп куячак. Бу нинди үзгәреш булачак?

Андый киләчәкне күз алдына китергәнегез булмагандыр

 Әйе, Изге Язмаларда бүгенге авырлыклар турында алдан әйтелгән булган, ләкин анда шулай ук тиздән яхшы тормыш булачагы турында да әйтелә. Кешеләр уйлап чыгарган хөкүмәтләр яхшы тормыш төзергә өметләнсә дә, Изге Язмаларда әйтелгән тормыш күпкә яхшырак булачак, чөнки андый тормышны Аллаһы гына бирә ала. «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:4).

 Йәһвә b Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам» (Ачылыш 21:5). Ул бу дөньяның проблемаларын, шул исәптән пандемия аркасында тагын да катлауланган проблемаларны хәл итәчәк. Аллаһы мондый тормыш булдырачак:

  •   Кешеләр бар яктан да сәламәт булачак, авырулар һәм үлем булмаячак (Ишагыя 25:8; 33:24).

  •   Канәгатьлек китерә торган эш кешеләрне бәхетле итәчәк. Көчсез калдыра торган, хәлдән тайдыра торган алҗыткыч эшләр булмаячак (Ишагыя 65:22, 23).

  •   Һәркем рәхәтләнеп яшәячәк, ярлылык һәм ачлык булмаячак (Зәбур 72:12, 13; 145:16).

  •   Элеккеге җан яралары төзәләчәк, үлгән якыннарыбыз тереләчәк (Ишагыя 65:17; Рәсүлләр 24:15).

 Моны белү безгә ничек булыша? Изге Язмаларда болай диелә: «Шул өмет тормышыбыз өчен якорь сыман» (Еврейләргә 6:19, искәрмә). Андый өмет ярдәмендә без тормышка дөрес караш белән карый башлыйбыз. Ул безгә бүгенге авырлыкларны җиңеп чыгарга, борчылуларны киметергә һәм җан тынычлыгына ия булырга булыша.

 Ләкин Изге Язмалардагы вәгъдәләргә чыннан да ышанып буламы? «Изге Язмалар — хакыйкать чыганагы» дигән мәкаләне карагыз.

Пандемиядән соң тормыш авырлыкларын җиңеп яшәргә булышып торучы Изге Язмалардагы принциплар

  •   Тормышны кадерләгез

     Изге Язмалардагы принцип. «Зирәклек үз иясенең гомерен саклый» (Вәгазьче 7:12).

     Аны ничек кулланырга? Берәр авыру йоктырмас өчен үзегезне акыллы тотыгыз. Сезнең территориядә йогышлы чирләргә кагылышлы бар мәгълүматны тикшереп чыгыгыз. Сәламәтлекне саклауга кагылышлы киңәшләрне кулланыгыз. Территориягездә авыручы һәм вакцинация үткән кешеләр процентын исәпкә алыгыз.

  •   Сак булыгыз

     Изге Язмалардагы принцип. «Зирәк кеше сак була һәм яманлыктан кача, аңсыз кеше исә дуамал һәм үзбелдекле» (Гыйбрәтле сүзләр 14:16).

     Аны ничек кулланырга? Саклык чараларын онытмагыз. Белгечләр әйтүенчә, коронавирус әле озакка калачак.

  •   Ышанычлы мәгълүмат кулланыгыз

     Изге Язмалардагы принцип. «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).

     Аны ничек кулланырга? Ишеткән я укыган киңәшне кулланырга ашыкмагыз. Башта барысын карап чыгыгыз. Ялган мәгълүматка ышанып эш итсәгез үз сәламәтлегегезгә зыян китерүегез бар.

  •   Уңай караш саклагыз

     Изге Язмалардагы принцип. «„Ни өчен үткән көннәр хәзергедән яхшырак булды икән?“ — димә. Болай дип сорау акыллы түгел» (Вәгазьче 7:10).

     Аны ничек кулланырга? Хәзер кулыгыздан нәрсә килә, шуны эшләгез. Пандемиягә кадәрге тормышыгызны сагынып, уйларга бирелеп йөрмәгез. Пандемия аркасында башкармый калган эшләр хакында үкенмәгез.

  •   Башкаларга хөрмәт күрсәтегез

     Изге Язмалардагы принцип. «Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз» (1 Петер 2:17).

     Аны ничек кулланырга? Һәр кешенең пандемиягә һәм ул китергән зыянга үз карашы. Кешеләрне үзгәртергә тырышмагыз. Үз кабул иткән карарларыгызда нык торыгыз. Вакцинация үтмәгән, олы яшьтәге һәм сәламәтлек белән бәйле проблемалы кешеләргә игътибарлы булыгыз.

  •   Түземле булыгыз

     Изге Язмалардагы принцип. «Мәхәббәт түземле һәм игелекле» (1 Көринтлеләргә 13:4).

     Аны ничек кулланырга? Кайберәүләргә пандемиягә кадәр башкарган эшләрне кабат башкара башлау авыр бирелә һәм алар үз борчылуларын белдерә. Аларга игелекле булыгыз. Пандемия аркасында куелган чикләр алып куелса да, шунда ук барысына «чумарга» ашыкмагыз. Түземле булыгыз.

Изге Язмалар кешеләргә пандемия вакытында ничек булыша?

 Изге Язмаларда якты киләчәк турында язылган һәм шул вәгъдә Йәһвә Шаһитләрен юатып тора. Бу аларга бүгенге проблемага — пандемиягә рухи караш белән карарга булыша. Алар шулай ук бер-берсенә таяныч булып тора һәм моның өчен Изге Язмалар әмерен үтәп, бергә гыйбадәт кылыр өчен җыелыш очрашуларына килә (Еврейләргә 10:24, 25). Андый очрашуларга һәркем килә ала. Аларга сез видеоконференция аша тоташа аласыз.

 Кайберәүләр Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына тоташкан һәм пандемия вакытында бу аларга булышты дип әйтә. Мәсәлән, КОВИД белән авырган бер хатын-кыз аларның очрашуларына видеоконференция аша тоташырга ризалашкан. Авыруы аркасында кайбер проблемалары булса да, андый очрашуда булу аңа эмоциональ яктан булышкан. Соңрак ул болай дигән: «Мин үземне бу гаиләнең өлеше итеп сиздем. Изге Язмаларны уку җан тынычлыгы китерде. Мин фикерләремне проблемаларга түгел, ә өметемә тупларга булдым. Миңа Аллаһыны табарга булышканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мин аны гомерем буе эзләгән идем».

a Аллергия һәм инфекцион авырулар милли институты директоры (АКШ).

b Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).