Пандемия белән бәйле арыганлыкны ничек җиңәргә?
COVID-19 пандемиясе аркасында тормыш бик нык үзгәреп куйган. Сез бу шартлардан арыганлык сизәсезме? Сизәсез икән, сез ялгыз түгел. Инде берничә ай дәвамында җир йөзе буйлап яшәгән кешеләр яңа тормыш шартларына ияләшергә мәҗбүр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Ханс Клюге болай ди: «COVID-19 пандемиясенең таралуын туктатыр өчен, кешеләргә күп нәрсәдән баш тартырга туры килгән». Мондый шартларда кемнеңдер ваемсыз булып китүенә, хәлсезләнүенә һәм арыганлык сизүенә гаҗәпләнәсе юк.
Сез дә арыганлык җыелганын сизәсез икән, боекмагыз. Изге Язмалардагы белем сезгә шушы тынгысыз замананы кичереп чыгарга ярдәм итәр.
Пандемия белән бәйле арыганлык нәрсә ул?
Бу диагноз түгел, ә кешенең пандемия аркасында туган билгесезлеккә һәм тормышның үзгәрүенә табигый реакциясе. Һәрбер кеше пандемия белән бәйле арыганлыкны төрлечә кичерә. Шулай да моның гомуми билгеләре мондый була:
Мотивацияне югалту
Туклану һәм йокы режимының бозылуы
Тиз ачуланучан булып китү
Көндәлек эшләрдән стресс кичерү
Игътибарны туплый алмау
Өметсезлеккә бирелү
Ни өчен бу куркыныч?
Пандемия белән бәйле арыганлык сезгә дә, якыннарыгызга да зыян китерергә мөмкин. Аның белән көрәшмәсәк, без COVID-19 белән бәйле куркынычсызлык чараларына ваемсыз булып китә алабыз. Вакыт узу белән, вирусның таралуына карамастан, без аңа игътибар итми башларга мөмкин. Төрле чикләрдән туеп, кешеләр күбрәк азатлыкка омтыла, ә бу үзләренең дә, башкаларның да тормышларын куркыныч астына куя.
Шушы авыр вакытта күпләр Изге Язмалардагы мондый сүзләрнең дөреслеген күргән: «Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк» (Гыйбрәтле сүзләр 24:10). Изге Язмалардан катлаулы шартларда, мәсәлән пандемия вакытында, кулланырлык бик файдалы принципларны табып була.
Изге Язмалардагы нинди принциплар пандемия белән бәйле арыганлыкны җиңәргә булышыр?
Дистанцияне тотыгыз, ләкин кешеләрдән читләшмәгез
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Бәхетсезлеккә очраганда аңа [чын дуска] кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
Ни өчен бу мөһим? Дуслар белән аралашу көч өсти (1 Тисалуникәлеләргә 5:11). Ә кеше башкалардан озак вакытка читләшкәндә, үзенең сәламәтлегенә зыян китерә (Гыйбрәтле сүзләр 18:1).
Киңәш. Видеоконференция, телефон, электрон почта я мессенджерларны кулланып, дусларыгыз белән аралашыгыз. Кәефегез начар булса, алар белән сөйләшеп алыгыз. Аларның хәлләрен дә белешергә онытмагыз. Бер-берегезгә пандемия вакытында нәрсә шатлык сакларга ярдәм иткәне турында сөйләгез. Танышыгызның күңелен күтәрер өчен, берәр нәрсә эшләп карагыз, мәсәлән бүләк ясагыз, һәм сезнең дә күңелегез күтәрелеп китәр.
Шартларыгызны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Эфеслеләргә 5:16).
Ни өчен бу мөһим? Вакытны акыл белән куллану уңай караш сакларга һәм кирәкмәгән борчулардан арынырга булыша (Лүк 12:25).
Киңәш. Пандемия аркасында булган чикләргә түгел, ә булган мөмкинлекләрегезгә игътибар итегез. Бәлки, элек кул җитмәгән эшләрегез җыелгандыр, ә бәлки, нинди дә булса хобби белән шөгыльләнеп буладыр. Сез гаиләгез белән күбрәк вакыт үткәрә алыр идегезме?
График төзегез
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Барысы килешле һәм тәртипле үтсен» (1 Көринтлеләргә 14:40).
Ни өчен бу мөһим? Күпләр, график булганда, үзләрен тынычрак һәм шатлыклырак хис итә.
Киңәш. Графикны шартларыгызны исәпкә алып төзегез. Уку, эш һәм өйдәге эшләр өчен вакыт бүлеп куегыз. Аллаһыга якынлаштыручы эшләр турында да онытмагыз. Гаилә белән бергә вакыт үткәрү, урамга чыгу һәм күнегүләр ясау кебек файдалы эшләр дә графигыгызда булсын. Вакыт-вакыт графикны карап чыгыгыз һәм, кирәк булса, үзгәрешләр кертегез.
Ел фасылларын исәпкә алыгыз
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).
Ни өчен бу мөһим? Кайбер илләрдә, ел фасылларының алмашынуы белән, саф һавага һәм кояшка чыгу мөмкинлекләре әзәя. Ә бу физик һәм эмоциональ сәламәтлеккә начар тәэсир итә ала.
Киңәш. Кояш күбрәк керсен өчен, өегездә я эш урыныгызда перестановка ясагыз. Салкын булса да, саф һавада булырга планлаштырыгыз. Урамда күбрәк вакыт үткәрер өчен, мөмкинлек булса, җылырак киемнәр сатып алыгыз.
Ә җәй якынлашу белән, кешеләр вакытны күбесенчә урамда үткәрә. Шуңа күрә сак булыгыз һәм кешеләр булмаган урыннарда йөрергә тырышыгыз.
Пандемия белән бәйле саклык чараларын онытмагыз
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Аңсыз кеше дуамал һәм үзбелдекле» (Гыйбрәтле сүзләр 14:16).
Ни өчен бу мөһим? COVID-19 вирусы үлемгә китерә ала. Сак булмасак, ул безгә дә йогарга мөмкин.
Киңәш. Саклык чаралары турында әйткәндә, хөкүмәт нәрсә киңәш иткәнен һәрвакыт белешеп торыгыз һәм киңәшләрен үтәгез. Бу үзегезгә, гаиләгезгә һәм башкаларга китерәчәк файда турында уйланыгыз.
Аллаһыга якынлашыгыз
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8).
Ни өчен бу мөһим? Аллаһы сезгә теләсә нинди авырлыкны кичереп чыгарга ярдәм итәр (Ишагыя 41:13).
Киңәш. Аллаһы Сүзе Изге Язмаларны һәр көн укыгыз. Изге Язмаларны уку графигы сезгә бу яктан ярдәм булып торыр.
COVID-19 пандемиясе вакытында Йәһвә Шаһитләре үз очрашуларын үткәрүен дәвам итә. Мәсәлән, бөтен дөнья буйлап җыелыш очрашуларын, Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен һәм конгрессларны үткәрер өчен, алар видеоконференцияне куллана. Сезнең дә бу очрашуларга тоташасыгыз килсә, Йәһвә Шаһитләре белән элемтәгә керегез.
Пандемия вакытында булышучы Изге Язмалардагы шигырьләр
Ишагыя 30:15: «Тыныч калып миңа таянсагыз, көчле булырсыз».
Мәгънәсе. Аллаһы киңәшләренә таяну хәтта авыр вакытларда тыныч калырга булыша.
Гыйбрәтле сүзләр 15:15: «Мескеннең һәрбер көне начар була, ә шат күңелле көн дә бәйрәм итә».
Мәгънәсе. Уңай караш хәтта авыр чакларда да шатлыкны югалтмаска булыша.
Гыйбрәтле сүзләр 14:15: «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый».
Мәгънәсе. Саклык чараларын күрегез һәм аларның мөһимлеген киметмәгез.
Ишагыя 33:24: «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс».
Мәгънәсе. Аллаһы бар чирләрне юк итәргә вәгъдә итә.