УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Россия Украинага һөҗүм итә
Төрле илләрнең идарәчеләре сугыш булдырмаска тырышса да, 2022 елның 24 февралендә, иртән-иртүк, Россия Украинага һөҗүм итте. Бу сугыш бөтен дөньяга ничек тәэсир итәр? Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе Антониу Гуттериш берничә көн элек болай дигән: «Бу сугыш кешеләргә күпме газап, күпме һәлакәт китерәчәген, Европа һәм бөтендөнья куркынычсызлыгына ничек тәэсир итәчәген күз алдына китерү дә авыр».
Изге Язмалар буенча, андый вакыйгалар нинди мәгънәгә ия?
Гайсә Мәсих алдан әйткәнчә, ахыр заманда «халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер» (Маттай 24:7). Бу пәйгамбәрлек һәм аның үтәлеше турында күбрәк белер өчен, «„Соңгы көннәрнең“, ягъни „ахыр заманның“, билгеләре нинди?» дигән мәкаләне карагыз.
Изге Язмаларның Ачылыш китабында сугышлар «җирдән тынычлыкны алырга» дип чыккан һәм «кызыл атка» атланган җайдак итеп сурәтләнә (Ачылыш 6:4). Бу пәйгамбәрлекнең сугышлар белән ничек бәйле булганын күрер өчен, «Дүрт җайдак. Кемнәр алар?» дигән мәкаләне карагыз.
Даниял пәйгамбәр китабында «төньяк патша» белән «көньяк патша» арасындагы низаг-каршылык турында алдан әйтелгән (Даниял 11:25—45). Ни өчен Россия белән аның союздашларын «төньяк патша» дип атап була? Бу хакта белер өчен, «Даниял 11 нче бүлектәге пәйгамбәрлекнең үтәлүе» дигән видеоны карагыз a.
Ачылыш китабында шулай ук «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугыш» турында әйтелә (Ачылыш 16:14, 16). Әмма бу сугыш кешеләр арасындагы сугышлардан аерылып тора. Киләчәктә булачак шушы сугыш турында белер өчен, «Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?» дигән мәкаләне карагыз.
Ни өчен киләчәккә өмет белән карап була?
Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы «бөтен җирдә сугышларны туктатачак» (Зәбур 46:9). Аллаһының юаныч вәгъдәләре турында күбрәк белер өчен, «Реальная надежда на лучшее завтра» дигән мәкаләне карагыз.
Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләрен Аллаһының Патшалыгы килсен дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Бу Патшалык, ягъни хөкүмәт, Аллаһының җиргә карата ниятен үтәячәк, ә Аллаһы бөтен җир йөзендә тынычлык урнаштырырга ниятли. Бу Патшалыкның тагын нинди үзгәрешләр ясаячагын белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеоны карагыз.
Хәзерге вакытта Украинада 129 000 нән артык Йәһвә Шаһите яши. Йәһвә Шаһитләре, нинди генә илдә яшәмәсен, Гайсәдән үрнәк алып, сәяси нейтралитет саклый һәм сугышларда катнашмый (Яхъя 18:36). Йәһвә Шаһитләре «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне бөтен җиһанда вәгазьли». Бу Патшалык кына кешелекнең бар проблемаларын, шул исәптән сугышларны да, хәл итәчәк (Маттай 24:14). Өмет бирүче шушы хәбәр турында күбрәк белер өчен, безнең белән элемтәгә керегез.
a Бу пәйгамбәрлек тагы да тирәнрәк мондый мәкаләләрдә карала: «Ахыргы вакытта „төньяк патша“ кем булган?» һәм «Бүген кем „төньяк патша“ булып тора?»