Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Thai Liang Lim/E+ via Getty Images

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Социаль челтәрләр балагызга зыян китерә аламы? Әти-әниләргә Изге Язмалар булыша ала

Социаль челтәрләр балагызга зыян китерә аламы? Әти-әниләргә Изге Язмалар булыша ала

 «Яшьләрнең психик сәламәтлеге бик нык какшаган. Моңа зур өлешне социаль челтәрләр кертә» ( АКШның төп хирургы Вивек Мурти, «Нью-Йорк таймс», 2024, 17 июнь).

 Социаль челтәрләр балагызга зыян китерә ала. Сез, әти-әниләр, аларны ничек яклый аласыз? Изге Язмалардагы киңәшләргә игътибар итегез.

Әти-әниләр өчен киңәшләр

 Изге Язмалардагы мондый принципларга игътибар итегез.

 «Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).

 Социаль челтәрләр балагызга зыян китерә ала, шуңа күрә балагызга алар ошаса да, аңа һәрвакыт рөхсәт итеп торырга кирәк дип уйламагыз. Аңа андый челтәрләрне кулланырга рөхсәт итәр алдыннан үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Балам үзе аларны күпме кулланырга икәнен билгели беләме? Минем киңәшләремне тотармы? Кем белән аралашырга ә кем белән аралашмаска икәнен истә тотамы? Бозык материалдан сакланырмы?»

 «Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Эфеслеләргә 5:16).

 Балагызга социаль челтәрләрне кулланырга рөхсәт итсәгез, бу аңа зыян китермәсен өчен кагыйдәләр урнаштырыгыз. Тәртибендә үзгәреш күрсәгез һәм челтәрләрне әзрәк кулланырга рөхсәт итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килсәгез, шунда ук тиешле адымнар ясагыз.

Күбрәк белергә чакырабыз

 Инҗилдә без «аеруча авыр вакытларда» яшибез дип әйтелә (2 Тимутигә 3:1—5). Ләкин Аллаһы Сүзендә шул авыр вакытларда булыша торган яхшы киңәшләр бирелә. Балаларның психик сәламәтлеге турындагы мәкаләне укыгыз. Анда әти-әниләр һәм балалар өчен Изге Язмаларга нигезләнгән 20 дән артык мәкалә китерелә.