Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

hadynyah/E+ via Getty Images

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Сугыш һәм климатның үзгәрүе аркасында туган бөтендөнья азык-төлек кризисы. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Сугыш һәм климатның үзгәрүе аркасында туган бөтендөнья азык-төлек кризисы. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Украинадагы сугыш һәм климатның үзгәрүе аркасында бөтен дөньяда азык-төлек җиткерү мәсьәләсе кыенлаша бара. Аеруча үсә барган илләрдә яшәүче кешеләргә бик авыр.

  •   «Конфликтлар, климатның үзгәрүе, энергиягә бәяләр арту һәм башка күп нәрсә аркасында азык-төлекне җитештерү һәм җиткерү көннән-көн авырая бара» (БМОның Генераль секретаре Антониу Гутерриш, 17 июль, 2023 ел).

  •   «Белгечләр фаразлавынча, Россиянең ашлык килешүеннән чыгуы бөтендөнья азык-төлек кризисын көчәйтәчәк һәм ярлы илләрдә, аеруча Төньяк Африка, Якын һәм Урта Көнчыгышта, ашамлыклар бәясенең артуына китерәчәк» (Atalayar.com, 23 июль, 2023 ел).

 Моның турында һәм киләчәк турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен карап чыгыгыз.

Изге Язмаларда азык-төлек кризисы турында алдан әйтелгән

  •   Гайсә болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык... булыр» (Маттай 24:7).

  •   Изге Язмаларның Ачылыш китабында дүрт җайдак турында күренеш бирелгән. Аларның берсе сугышны белдерә. Ә аның артыннан чыккан җайдак ачлыкны, ягъни ашамлыклар җитмәвен һәм ашамлыкның коточкыч бәяләргә сатылуын аңлата. Анда болай диелгән: «Шунда мин кара ат күрдем, ә аның җайдагының кулында үлчәү иде. Һәм мин... ниндидер тавыш ишеттем. „Бер динарга [бер көнлек хезмәт хакы] бер үлчәм бодай һәм бер динарга [бер көнлек хезмәт хакы] өч үлчәм арпа“,— диде бу тавыш» (Ачылыш 6:5, 6).

 Безнең көннәрдәге азык-төлек кризисы Изге Язмаларның «соңгы көннәр» турындагы пәйгамбәрлекләре хәзер үтәлеп бара икәнен күрсәтә (2 Тимутигә 3:1). Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип аталган вакыт һәм Ачылыш китабында сурәтләнгән дүрт җайдак турында күбрәк белер өчен, «1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән» дигән видеороликны карагыз һәм «Дүрт җайдак. Кемнәр алар?» дигән мәкаләне укыгыз.

Изге Язмалар ничек ярдәм итә ала?

  •   Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр безгә авыр шартларны, шул исәптән ашамлыклар бәясенең үсүен я хәтта азык-төлекнең җитмәвен кичереп чыгарга булыша ала. Бу киңәшләрнең кайберсен «Әзрәк акчага ничек яшәп була?» дигән мәкаләдән белегез.

  •   Изге Язмалар шулай ук безгә яхшырак киләчәккә өмет бирә. Анда мондый вәгъдә бар: «Җир йөзендә ашлык мул булыр». Ул вакытта һәркемнең ашарга ризыгы күп булыр (Зәбур 72:16). Бу өмет турында һәм ни өчен аңа ышанып була икәне турында күбрәк белер өчен, «Яхшы киләчәккә чын өмет» дигән мәкаләне укыгыз.