Сәламәтлек кинәт какшаса, ничек яшәргә?
Көтелмәгәндә, сәламәтлегегез какшаса, сез моның күпме эмоциональ һәм физик көч алганын беләсез. Өстәвенә, дәвалануга күп акча китә. Моның барысын кичереп чыгарга сезгә нәрсә булышыр? Гаиләгездә берәрсе я дустыгыз авырган булса, сез аңа ничек ярдәм итә аласыз? Изге Язмалар медицина белешмәлеге булмаса да, андагы принциплар сезгә үз шартларыгызда мөмкин кадәр яхшырак яшәргә булышыр.
Авыру белән көрәшергә булышучы киңәшләр
Табибка мөрәҗәгать итегез
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк» (Маттай 9:12).
Бу нәрсәне аңлата? Профессиональ медицина ярдәмен кабул итегез.
Киңәш. Иң яхшы табибларны табарга тырышыгыз. Кайвакыт ике-өч табиб белән киңәшләшү акыллы була (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Медицина хезмәткәрләренә бар симптомнарыгызны аңлаешлы итеп сөйләгез һәм алар сөйләгәнне дә яхшы аңларга тырышыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 15:22). Үз авыруыгыз турында, шул исәптән бар дәвалану ысуллары турында белешегез. Нәрсә көтәргә икәнен белсәгез, сез үз хәлегезгә эмоциональ яктан яхшырак әзер булырсыз һәм сәламәтлегегезне кайгырта алырсыз.
Файдалы гадәтләрне калдырмагыз
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Тән өчен күнегүләрнең файдасы [бар]» (1 Тимутигә 4:8).
Бу нәрсәне аңлата? Физик күнегүләр ясау һәм башка яхшы гадәтләр файда китерә.
Киңәш. Регуляр рәвештә физик күнегүләр ясагыз, файдалы ризык ашагыз һәм җитәрлек йоклагыз. Чир белән яшәүгә ияләшергә кирәк булса да, белгечләр әйтүенчә, файдалы гадәтләр бик нык ярдәм итәргә мөмкин. Нәрсә генә эшләсәгез дә, физик хәлегезне һәм дәвалау ысулыгызны исәпкә алыгыз.
Башкалардан ярдәм сорагыз
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
Бу нәрсәне аңлата? Дусларыгыз сезгә авыр вакытларны кичереп чыгарга ярдәм итә ала.
Киңәш. Сез үз хисләрегезне ачык белдерә алган ышанычлы дустыгыз белән сөйләшегез. Бу сезгә стрессны киметергә һәм бәхетлерәк булырга ярдәм итәр. Һичшиксез, дусларыгыз һәм туганнарыгыз сезгә ярдәм итәргә тели, ләкин алар нәрсә эшләп була икәнен белмәскә мөмкин. Шуңа күрә аларга сез нинди ярдәмгә аеруча мохтаҗ икәнен әйтегез. Чиктән тыш күп нәрсәне көтмәгез һәм һәр ярдәм өчен дә рәхмәтле булыгыз. Шулай да дусларыгызның ярдәм итәргә тырышлыклары сезне арытырга мөмкин. Шуңа күрә сез, бәлки, аларга яныгызга никадәр еш һәм никадәр озакка килеп булганын әйтерсез.
Уңай караш саклагыз
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? «Шат йөрәк — яхшы дәва ул, ә рух төшенкелеге кешене көчсез итә» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22).
Бу нәрсәне аңлата? Уңай караш һәм өмет саклау сезгә тыныч булып калырга һәм чир тудырган стрессны кичереп чыгарга ярдәм итәр.
Киңәш. Яңа шартларга ияләшкәндә, нәрсә эшли алмаганыгызга түгел, ә кулыгыздан килгән нәрсәләргә игътибар туплагыз. Үзегезне башкалар белән я сау-сәламәт булган чагыгыз белән чагыштырмагыз (Гәләтиялеләргә 6:4). Ирешерлек максатлар куегыз. Бу сезгә киләчәккә өмет белән карарга булышыр (Гыйбрәтле сүзләр 24:10). Башкалар өчен кулыгыздан килгәнне эшләгез. Бирүдән килгән бәхет сезгә тискәре фикерләр белән көрәшергә ярдәм итәр (Рәсүлләр 20:35).
Аллаһы сезгә авыруыгызны кичерергә ярдәм итәрме?
Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә Аллаһы a кешегә сәламәтлек белән бәйле авырлыкларны кичерергә ярдәм итә ала. Әлбәттә, без могҗизалы рәвештә сәламәт булып китәрбез дип көтмибез. Әмма Аллаһы, үз хезмәтчеләренә ярдәм итеп, шуны бирә ала:
Тынычлык. Йәһвә «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгын» бирә ала (Филипиялеләргә 4:6, 7). Бу эчке тынычлык кешегә чиктән тыш борчылмаска булыша. Аллаһы андый тынычлыкны үзенә дога кылган һәм борчуларын сөйләгән кешеләргә бирә (1 Петер 5:7).
Зирәклек. Йәһвә безгә акыллы карарлар кабул итәр өчен зирәклек бирә ала (Ягъкуб 1:5). Кеше, Изге Язмалардагы принципларны өйрәнеп һәм тормышта кулланып, андый зирәклекне ала.
Киләчәккә якты өмет. Йәһвә вәгъдә иткәнчә, киләчәктә «берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24). Бу өмет хәтта бик җитди авырулары булган күп кешеләргә уңай караш сакларга ярдәм итә (Ирмия 29:11, 12).
a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме (Зәбур 83:18).