Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

TheCrimsonMonkey/E+ via Getty Images

Экологик проблемалар. Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

Экологик проблемалар. Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

 «Климатның кискен үзгәрүе аркасында кешеләр зур стресс кичерә, шәһәрләрдә яшәү кыенрак булып китә, бар тереклек зыян күрә. Климат үзгәрүе аркасында тагын да көчлерәк булып киткән коточкыч давыллар йортларны җимерә, тирә якка зыян китерә. Океан җылына барганга күрә, анда яшәүчеләрнең күбесе, күрәсең, юкка чыгачак» (Ингер Андерсен, БМОның экологик проблемалар буенча программасының директоры, 2023 ел, 25 июль).

 Бу глобаль проблемаларны хәл итәр өчен, хөкүмәтләр берләшеп эш итә алырмы? Алар чыннан да аларны хәл итә аламы?

 Изге Язмаларда бар экологик проблемаларны хәл итә ала торган һәм хәл итәчәк хөкүмәт турында әйтелә. Анда җир белән идарә итәчәк һәм җирдәге бар проблемаларны хәл итәчәк хөкүмәт турында болай диелгән: «Аллаһы... патшалык урнаштырачак» (Даниял 2:44). Дөнья белән идарә итәчәк бу хөкүмәт ярдәмендә кешеләр җиргә дә, бер-берсенә дә «бернинди зыян китермәс һәм бернәрсә дә җимермәс» (Ишагыя 11:9).