Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Kim Steele/The Image Bank via Getty Images

Экономик проблемалар. Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

Экономик проблемалар. Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

 Күп кенә кешегә, яшәрлек акчасы булсын өчен, зур тырышлыклар куярга туры килә. Бу хәлне һәр илдә диярлек күреп була һәм хәл начарая гына бара.

  •   Бер бөтендөнья отчеты буенча, a безнең көннәрдә кешеләр «эшләп алган акчаларына әзрәк әйбер сатып ала ала». Отчетта шулай ук үзгәрешләр булмаса бай кешеләр белән бай булмаганнар арасында аерма үсә барачак һәм күп кенә гаиләләр авыррак тормыш алып барачак диелә.

 Хөкүмәтләр бу проблеманы чишәргә я хәлне яхшыртырга сәләтлеме?

 Изге Язмаларда бу проблеманы хәл итә ала торган һәм хәл итәчәк бер хөкүмәт бар дип әйтелә. Анда: «Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак»,— диелгән (Даниял 2:44). Бу хөкүмәт бөтен җир белән һәм җирдәге бар эшләр белән идарә итәчәк. Ул идарә иткәндә һәр кеше турында кайгыртачак, һәркемгә игътибар итеп торачак (Зәбур 9:18). Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә һәркемнең, бәхетле булыр өчен, барысы да булачак. Һәр кеше үз куллары булдырган нәрсәләргә куанып яшәячәк (Ишагыя 65:21, 22).

a International Labour Organization Global Wage Report 2022-23