Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ялгызлыкны дуслык белән җиң. Изге Язмалардан киңәшләр

Ялгызлыкны дуслык белән җиң. Изге Язмалардан киңәшләр

 Ялгызлык 2023 елның бөтендөнья проблемасы булып китте дип саный сәламәтлек саклау өчен җаваплы белгечләр. Бу проблеманы хәл итеп буламы?

  •   «Ялгызлык һәм социаль изоляция физик, шулай ук эмоциональ сәламәтлеккә һәрвакыт янап тора. Әмма бу куркыныч белән көрәшеп була. Моның өчен тирә яктагы кешеләр белән аралашыр өчен һәр көн тырышлык куеп торыгыз» (Кушма Штатларның төп санитар табибы Вивек Мурти). a

 Ялгызлык башкалардан читләшеп яшәү аркасында гына тумый. Кайбер кеше башка кешеләр арасында яшәсә дә үзен ялгыз хис итә. Ялгызлыкның сәбәбе нинди генә булмасын, Изге Язмалар кешегә булыша ала. Анда тормышта кулланырлык яхшы киңәшләр бар һәм ул дуслык мөнәсәбәтләрне ныгыта ала, ә бу үз чиратында ялгызлыкны җиңәргә булыша ала.

Изге Язмалардан файдалы киңәшләр

 Аралашырга өйрәнегез. Үз хисләребез турында сөйләргә яратсак та, безгә шулай ук тыңлый белергә дә кирәк. Кешене игътибар белән тыңласагыз бер-берегезгә тагын да якынрак булып китәрсез.

  •   Изге Язмалардагы принцип. «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

 Үзегезгә дус итеп төрле кешене сайлагыз. Үзегезгә дус итеп үзегездән олырак я яшьрәк булган кешене, я культурасы белән аерылып торган кешене сайлагыз.

 Яхшы дуслар табырга булыша торган киңәшләрне «Как обрести дружбу» дигән мәкаләдән табып була.

a Our Epidemic of Loneliness and Isolation: The U.S. Surgeon General’s Advisory on the Healing Effects of Social Connection and Community, 2023.