Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Francesco Carta fotografo/Moment via Getty Images

Ялгызлык — тарала торган проблема. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Ялгызлык — тарала торган проблема. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Бер бөтендөнья отчеты a буенча, һәр дүртенче кеше диярлек үзен ялгыз хис итә.

  •   «Ялгызлык һәр кешегә, нинди яшьтә булуына, кайда яшәгәненә карамастан, тәэсир итәргә мөмкин» (Чидо Мпемба, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының социаль бәйләнеш буенча комиссия рәисенең ярдәмчесе).

 Кайберәүләр уйлавынча, олы яшьтәге я ялгыз кешеләр генә үзләрен ялгыз хис итә ала. Ләкин яшь, сәламәт, уңышлы һәм никахта булган кешеләрне дә ялгызлык хисе биләп алырга мөмкин. Кешеләр белән аралашмау һәм ялгызлык хисе кешенең физик һәм эмоциональ сәламәтлегенә җитди зыян китерә ала.

  •   «Ялгызлык начар хис булып кына калмый. Көненә 15 сигарет тарткан кеше нинди зыян күрсә, башкалар белән аралашмаган кеше дә шундый ук зыян күрә»,— дип әйтә Вивек Мурти, АКШның баш санитар табибы.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Барлыкка Китерүчебез безнең ялгызлыктан интегүебезне теләми. Аллаһының нияте буенча, башкалар белән аралашу безгә һәрвакыт шатлык һәм рәхәтлек китерергә тиеш булган.

  •   Изге Язмалардагы принцип: «Аллаһы болай диде: „Кешенең ялгыз булуы яхшы түгел“» (Яратылыш 2:18).

 Аллаһы безнең үзе белән дуслык үстерүебезне тели. Без аңа якынлашыр өчен тырышлыклар куйсак, ул да безгә якынлашыр дип вәгъдә итә (Ягъкуб 4:8).

  •   Изге Язмалардагы принцип: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы» (Маттай 5:3).

 Аллаһы безнең башкалар белән бергә үзенә гыйбадәт кылуыбызны тели. Шулай эшләгәндә, без үзебезне эмоциональ яктан яхшырак хис итәбез.

  •   Изге Язмалардагы принцип: «Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен... ...бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк» (Еврейләргә 10:24, 25).

 Ни өчен ялгызлык белән көрәшү мөһим икәнен белер өчен «Одиночество в век массовой коммуникации» дигән мәкаләне укыгыз.

a The Global State of Social Connections, by Meta and Gallup, 2023.