Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Justin Paget/Stone via Getty Images

Ялгызлык хисен ничек җиңәргә?

Ялгызлык хисен ничек җиңәргә?
  •   «АКШтагы кешеләрнең якынча 50 проценты, аеруча 18 дән алып 25 яшькә кадәрге кешеләр, үзләрен ялгыз хис итә» («Our Epidemic of Loneliness and Isolation: The U.S. Surgeon General’s Advisory on the Healing Effects of Social Connection and Community», 2023 ел).

  •   «[Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы] бер яңа комиссияне оештырды. Бу комиссия ялгызлыкның сәламәтлеккә ничек тәэсир иткәнен тикшерер, кешеләрне үзара мөнәсәбәтләр үстерергә өндәр һәм хәтта ярлы илләрдә дә ялгызлык проблемасын чишү юлын табарга булышыр» («Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы», 15 ноябрь, 2023 ел).

 Изге Язмаларда башка кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерергә булышучы принциплар бар.

Изге Язмалардагы принциплар

 Башкалар белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә чиктән тыш күп утырмагыз, моның урынына кешеләр белән очрашып аралашыгыз һәм дуслык мөнәсәбәтләрен үстерегез.

  •   Изге Язмалардагы принцип. «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

 Башкаларга ярдәм итәргә мөмкинлекләр эзләгез. Башкаларга игелек кылу алар белән мөнәсәбәтләребезне дә ныгыта, үзебезне эмоциональ яктан яхшырак хис итәргә дә булыша.

  •   Изге Язмалардагы принцип. «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

 Дуслык мөнәсәбәтләрен үстерергә булышучы башка киңәшләрне сайтыбыздан табып була.