Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Җирне һәлак итәләр. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Җирне һәлак итәләр. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 «Кешеләрнең күп кенә башкарган эшләре тиздән климат катастрофасына китерәчәк. Күп кенә шәһәрләр су астында калачак. Моңа кадәр булмаган эсселек, коточкыч давыллар булачак, күп җирләрдә суга кытлык башланачак. Үсемлекләрнең һәм хайваннарның күп кенә төрләре юкка чыгачак. Бу уйдырма түгел, фактларны да күпертеп күрсәтү түгел. Моны безгә галимнәр хәбәр итә, һәм бу энергияне куллануыбызның нәтиҗәсе булачак». Бу сүзләрне 2022 елны, 4 апрельда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль секретаре Антониу Гутерриш әйткән. Бу сүзләр климат үзгәрүе буенча хөкүмәтара экспертлар төркеменең утырышында яңгыраган.

 «Галимнәр кисәтүенчә, тиздән Кушма Штатлардагы якынча 423 милли паркның барысы диярлек климат үзгәрүе аркасында зыян күрәчәк. Моңа аеруча зур өлеш температураның күтәрелүе кертәчәк. Бу Изге Язмаларда язылган афәтләр турындагы хәбәр кебек яңгырый: ялкын һәм су басу, боз катламнарының эрүе, диңгез суларының күтәрелүе һәм аномаль кызулык чорлары». («Flooding Chaos in Yellowstone, a Sign of Crises to Come», «Нью-Йорк таймс» газетасы, 2022 ел, 15 июнь.)

 Бу экологик проблемаларны хәл итеп буламы? Булса, кем хәл итәчәк? Изге Язмалардагы сүзләргә игътибар итегез.

Андый проблемалар турында алдан әйтелгән булган

 Изге Язмаларда Аллаһы «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» дип әйтелә (Ачылыш 11:18). Изге Язмаларның бу сүзләреннән өч нәрсә күрәбез:

  1.  1. Кешеләр башкарган эшләр җиргә шактый зур зыян китерәчәк.

  2.  2. Җирнең һәлак ителүенә чик куелачак.

  3.  3. Җирнең экологик проблемаларын кешеләр түгел, ә Аллаһы хәл итәчәк.

Планетабызны гаҗәеп киләчәк көтә

 Изге Язмаларда: «Җир мәңге тора»,— дип әйтелә (Вәгазьче 1:4). Анда һәрвакыт кешеләр яшәячәк.

  •   «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29).

 Планетыбыз кабат тулысынча сау-сәламәт булачак.

  •   «Чүл һәм кибеп беткән җир сөенер, дала шатланыр һәм зәгъфран кебек чәчәк атар» (Ишагыя 35:1).