Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Каты җир тетрәүләр. Изге Язмаларда алар турында нәрсә әйтелә?

Каты җир тетрәүләр. Изге Язмаларда алар турында нәрсә әйтелә?

 Һәр елны ун меңнән артык җир тетрәү була. Аларның күпчелеге бик көчле булмаса да, гаять күп җимерүләр, кайгы һәм үлем китергән бик куркынычлары да бар. Кайчакта җир тетрәү цунамига китерә, ә ул, үз чиратында, яр буйларын җимерә, күп кеше гомерен өзә. Изге Язмаларда бу көчле җир тетрәүләр турында пәйгамбәрлекләр бармы?

Бу мәкаләдә

 Изге Язмаларда җир тетрәүләр турында алдан әйтелгән булганмы?

 Гайсә Мәсих әйткән пәйгамбәрлекләрдә җир тетрәүләр дә искә алына. Аның сүзләре Изге Язмаларның өч китабында язылган:

 «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр» (Маттай 24:7).

 «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән җир тетрәүләр булыр, ачлык та булыр» (Марк 13:8).

 «Көчле җир тетрәүләр, урыны-урыны белән ачлык һәм үләтләр булыр» (Лүк 21:11).

 Моннан күренгәнчә, Гайсә сугышлар, ачлык һәм үләтләр белән бер рәттән төрле урыннарда көчле җир тетрәүләр булыр дип пәйгамбәрлек иткән. Бу вакыйгаларның бергә барышы Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип аталган һәм «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуының... билгесе» булып торган чорга туры килә (2 Тимутигә 3:1; Маттай 24:3). «Изге Язмалардагы хронология буенча», соңгы көннәр 1914 елда башланган һәм әле дә дәвам итә.

 Бүгенге җир тетрәүләр — Изге Язмаларда әйтелгән пәйгамбәрлекләрнең үтәлешеме?

 Әйе. Безнең заман тарихы Гайсәнең пәйгамбәрлеге, шул исәптән җир тетрәүләр турында әйткән сүзләре, үтәлә икәнен раслый. 1914 елдан башлап, 1 950 дән артык гаять зур җир тетрәве булган. Алар аркасында ике миллионнан артык кеше һәлак булган a. Соңгы гасыр дәверендә мондый фаҗигаләр булган:

 2004 ел, Һинд океаны. 9,1 баллга кадәр җиткән җир тетрәве цунамига китергән. Һәм бу цунами берничә илгә ябырылып, 225 000 гә якын кешенең гомерен өзгән.

 2008 ел, Кытай. 7,9 баллы җир тетрәве бихисап күп авылларны һәм шәһәрләрне юк иткән. Кайбер исәпләүләр буенча, 90 мең кеше үлгән, якынча 375 000 е яраланган, ә миллионлаган кеше яшәү урыннарын югалткан.

 2010 ел, Гаити. 7 баллы җир тетрәвеннән соң яңадан берничә җир тетрәве булган. 300 000 нән артык кеше вафат булган һәм миллионнан күбрәге йортсыз калган.

 2011 ел, Япония. 9 баллы җир тетрәве һәм аннан соң килгән цунами якынча 18 500 кешенең үлеменә китергән. Йөзләгән мең кеше үз өйләрен калдырып китәргә мәҗбүр булган. Ә «Фукусима» атом электростанциясендә җитди авария булган. Моның аркасында хәтта 10 ел узганнан соң да, 40 000 гә якын кеше туган йортларына көчле радиация сакланганга кайта алмый.

 Җир тетрәүләр турындагы пәйгамбәрлекләр безнең өчен нинди мәгънәгә ия?

 Изге Язмалардагы җир тетрәүләр турындагы пәйгамбәрлекләр безне якын киләчәктә булачак вакыйгалар турында кисәтә. Гайсә болай дигән: «Нәкъ шулай ук, боларның гамәлгә ашуын күргәч, шуны белегез: Аллаһы Патшалыгы якын» (Лүк 21:31).

 Изге Язмалар аңлатканча, Аллаһы Патшалыгы — бу күктәге хөкүмәт һәм аның Патшасы — Гайсә Мәсих. Нәкъ шул Патшалык турында Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:10).

 Аллаһы Патшалыгы җир белән идарә итә башлагач, Аллаһы кешеләрне табигать афәтләреннән, шул исәптән җир тетрәүләреннән дә, яклап торачак (Ишагыя 32:18). Моннан тыш, ул җир тетрәүләре китергән зыянны каплаячак, физик һәм эмоциональ сәламәтлегебезне кайгыртачак (Ишагыя 65:17; Ачылыш 21:3, 4). Күбрәк мәгълүматны «Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?» дигән мәкаләдән табып була.

a Бу саннар Милли геофизика үзәгенең базасыннан алынган (АКШ).