Үзизоляция вакытында нәрсә эшләргә?
Сез үзегезне ялгыз итеп сизәсезме? Алай булгач, сез мәдхия җырлаучының хисләрен аңлыйсыздыр. Ул болай дигән: «Өй түбәсендәге ялгыз кош шикелле мин» (Зәбур 102:7). Изге Язмалардагы акыллы киңәшләр үзизоляция вакытында туа алган авырлыкларны хәл итәргә булышыр.
Рухи яктан үсегез
Рухи ихтыяҗларыңны белү һәм канәгатьләндерү хәтта үзизоляция вакытында да шатлыкны югалтмаска булыша (Маттай 5:3, 6). Түбәндә китерелгән чыганаклар сезгә рухи яктан тукланырга булышыр:
Онлайн Изге Язмалар. Төгәл һәм аңлаешлы тел белән язылган тәрҗемәне укыгыз
Изге Язмаларның төп тәгълиматлары турындагы кыска видеороликлар
«Рухи сорауларга җавап». Бу бүлекчәдә популяр сорауларга җаваплар бирелә
«Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз». Бу мәкаләләр Изге Язмаларның персонажларын яхшырак күз алдына китерергә булыша
«Иҗади эшләр». Бу рубрика табигатьнең никадәр гүзәл һәм катлаулы булуын күрергә булыша
Изге Язмалардан юаныч табыгыз
Бу өзекләр күпләргә юаныч китерде. Үзизоляция вакытында берьюлы берничә өзекне укырга түгел, ә аерым һәрбер өзек турында дога кылып уйланырга тырышыгыз (Марк 1:35).
Дөнья хәлләренең чын сәбәбен онытмагыз
Проблемаларның сәбәбен һәм Аллаһының аларны ничек хәл итәчәген белү теләсә нинди авырлыкны кичерергә булыша (Ишагыя 65:17).
Изге Язмаларда чир-авырулар һәм сәламәтлек турында ни диелә?
Кирәксез борчулардан сакланыгыз
Түбәндәге темалар буенча мәкаләләр сезгә үзизоляция вакытында стрессны җиңәргә һәм борчылмаска булышыр (Маттай 6:25).
Дуслар белән элемтәдә булыгыз
Дуслар уңай караш сакларга һәм үзеңне бәхетлерәк хис итәргә булыша. Кеше белән йөзгә-йөз күрешеп булмаганда, аралашу үтә мөһим. Сез өйдә утырасыз икән, дусларыгыз белән аралашыр өчен я яңа дусларны булдырыр өчен, видеоконференция кулланыгыз я телефон аша шалтыратыгыз. Түбәндәге мәкаләләр сезгә «чын дусларны» табарга һәм үзегезгә дә чын дус булырга булышыр (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
Ни өчен минем дусларым юк?
Физик яктан актив булыгыз
Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «тән өчен күнегүләрнең файдасы» бар (1 Тимутигә 4:8). Андый күнегүләр аеруча үзизоляция вакытында психик сәламәтлеккә файда китерә. Өйдә генә утырырга туры килсә дә, актив калыр өчен эш-шөгыльләрне табып була.
Спорт белән шөгыльләнегез