Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сулда: Флоридада (АКШ) «Иэн» ураганы китергән зыян, 22 сентябрь, 2022 ел (Sean Rayford/Getty Images); уртада: бер әни кешене улы белән Донецктан (Украина) эвакуация итәләр, июль, 2022 ел (Alex Chan Tsz Yuk/SOPA Images/LightRocket via Getty Images); уңда: Пекинда (Кытай) КОВИД тестларын алу, апрель, 2022 (Kevin Frayer/Getty Images)

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Борчу тулы 2022 ел. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Борчу тулы 2022 ел. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 2022 елда яңалыкларның төп темасы сугыш, икътисадый авырлыклар һәм табигать афәтләре булды. Бу вакыйгаларның чын мәгънәсен Изге Язмалар гына аңлата.

2022 ел вакыйгаларының чын мәгънәсе

 2022 елда булган вакыйгалар Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип аталган чорда яшәгәнебезне тагын да ачыграк күрсәтте (2 Тимутигә 3:1). Бу чор 1914 елда башланган булган. Безнең көннәр турында Изге Язмаларда менә нәрсә пәйгамбәрлек ителгән булган:

 «Сугышлар» (Маттай 24:6).

  •   «2022 елда Европада кабат коточкыч сугыш башланды» a.

 «Россия Украинага һөҗүм итә» дигән мәкаләне карагыз.

 «Ачлык» (Маттай 24:7).

  •   «2022 елдагы кебек ачлыкның әле булганы юк иде» b.

 «Үләтләр» (Лүк 21:11).

  •   «Полиомиелит кире кайтты, маймыл оспасы дөньяга шом салды, ә КОВИД әле чигенергә уйламый да. Моның барысы да йогышлы авырулар никадәр куркыныч һәм кешеләр аларга каршы тора алмый икәнен күрсәтте» c.

 «Куркыныч күренешләр» (Лүк 21:11).

  •   «Аномаль эссе һава торышы, корылык, урмандагы янгыннар, су басулар. 2022 ел җәе күп санлы табигать афәтләре белән аерылып торды. Алар аркасында күп нәрсә җимерелде, йөзләгән мең кеше гомере өзелде, ә миллионлаган кеше үз йортларын ташлап китте» d.

 «Аномаль эссе һава торышы» дигән мәкаләне карагыз.

 «Чуалышлар [яки тәртипсезлек; фетнәләр иск.]» (Лүк 21:9).

  •   «2022 елда икътисадый авырлыклар, аеруча инфляция үсүе, аркасында кешеләр, хөкүмәтләргә каршы күтәрелеп, митингларга чыкты» e.

 «Бөтен дөньяда инфляциянең үсүе» дигән мәкаләне карагыз.

Киләсе елны безне нәрсә көтә?

 2023 елда нәрсә буласын безнең беребез дә белми. Ләкин бер нәрсә төп-төгәл билгеле: тиздән Аллаһы Патшалыгы, күктәге хөкүмәт, җирдә зур үзгәрешләр ясаячак (Даниял 2:44). Бу хөкүмәт кешеләргә газап китерә торган бар проблемаларны юк итәчәк. Аның ярдәмндә җирдә Аллаһы ихтыяры үтәләчәк (Маттай 6:9, 10).

 Гайсә Мәсих «уяу торыгыз» дигән, ягъни ул, дөнья вакыйгаларын күзәтеп, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр ничек үтәлә икәненә игътибар итәргә өндәгән (Марк 13:37). Изге Язмалар инде хәзер тормышыгызны яхшы якка үзгәртә ала. Ул сезгә һәм якыннарыгызга якты киләчәккә нык өмет бүләк итә ала. Моның турында күбрәк беләсегез килсә, Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез. Без сезгә булышырга шат булырбыз.

a «2022 Was Year the Horror of War Returned to Europe». AP News. Джилл Лолесс. 8 декабрь, 2022 ел.

b «A Global Food Crises». БМОның бөтендөнья азык-төлек программасы.

c «Living in an Age of Pandemics—From COVID-19 to Monkeypox, Polio, and Disease X». JAMA Health Forum. Лоренс Гостин. 22 сентябрь, 2022 ел.

d «What’s Behind the Record-Breaking Extreme Weather Events of Summer 2022?». Earth.Org. Мартина Игини. 24 октябрь, 2022 ел.

e «Economic Anger Dominated Global Protests in 2022». Carnegie Endowment for International Peace. Томас Кародерз һәм Банджамин Фелдман. 8 декабрь, 2022 ел.