Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

JenkoAtaman/stock.adobe.com

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

2023 ел: өметләнер өчен сәбәпләр бармы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

2023 ел: өметләнер өчен сәбәпләр бармы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 2023 ел башланып китте. Ул безгә һәм якыннарыбызга иң яхшысын гына китерер дип өметләнәбез. Яхшыга өметләнер өчен сәбәпләр бармы?

Изге Язмалар өмет бирә

 Изге Язмаларда яхшы хәбәр язылган. Анда хәзер кичергән авырлыкларыбыз тиздән хәл ителәчәк дип әйтелә. Изге Язмалар үзендәге «юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (Римлыларга 15:4).

Инде хәзер булыша торган өмет

 Изге Язмалар биргән өмет «тормышыбыз өчен якорь сыман» (Еврейләргә 6:19, искәрмә). Андый өмет тормышыбыз өчен нык таяныч була ала. Ул безгә көндәлек авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңай караш сакларга һәм чыннан бәхетле булырга булыша.

Өметегезне ныгытыгыз

 Күп кешеләр яхшыга өметләнә. Әмма өметләре акланырмы, юкмы икәнен белми. Әмма Изге Язмаларда язылган вәгъдәләрнең үтәләчәгенә ышанып була, чөнки аларны Йәһвә a Аллаһы биргән, ә ул «ялганлый алмый» (Титуска 1:2). Йәһвә генә бар вәгъдәләрен үти ала. Изге Язмаларда Аллаһы «нәрсә тели, шуның бөтенесен дә башкара» дип әйтелә (Зәбур 135:5, 6).

 Изге Язмалар ярдәмендә сез нык өметкә ия була аласыз. Ләкин моның өчен аны «җентекләп тикшерергә» кирәк (Рәсүлләр 17:11). Бу яктан сезгә Изге Язмаларны интерактив өйрәнү курсы булыша ала. Андый өйрәнү бушлай үткәрелә. 2023 елда Изге Язмаларны өйрәнә башлагыз һәм өметкә ия булыгыз!

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).