Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Rui Almeida Fotografia/Moment via Getty Images

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Сәясәттә көч куллану. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Сәясәттә көч куллану. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Дөньяда сәясәт белән бәйле бик күп көч куллану очраклары күзәтелә.

  •   Мексикада 2023-2024 елларның сайлау чорында рекордлы сан — 39 сәяси кандидат үтерелгән һәм сәясәт белән бәйле башка көч куллану очраклары да булган.

  •   Соңгы арада Европада да сәясәт белән бәйле күп кенә көч куллану очраклары күзәтелә. Мәсәлән, 2024 елның 15 маенда Словакия премьер-министрын үтермәкче булганнар.

  •   2024 елның 13 июлендә АКШның элекке президенты Дональд Трампны үтерергә тырышканнар; бу андагы кешеләрне тетрәндергән.

 Ни өчен сәясәттә шулкадәр күп көч куллану очраклары килеп чыга? Бу кайчан да булса бетәрме? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Сәяси бүленешләр алдан әйтелгән булган

 Изге Язмалар буенча, «соңгы көннәрдә», ягъни без яшәгән заманда күп кешеләргә көч куллану һәм каршылыкларга китерә торган карашлар хас булыр.

  •   «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр... яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз... килешмәүчән... рәхимсез... хыянәтче, дуамал, масаючан... булырлар» (2 Тимутигә 3:1—4).

 Изге Язмаларда шулай ук чуалышлар, фетнәләр һәм сәяси тәртипсезлек безнең көннәрнең үзенчәлеге булачак дип алдан әйтелгән булган (Лүк 21:9, искәрмә). Шулай да, көч куллану һәм бүленешләр бер көн бетәчәк!

Тиздән көч куллану булмаячак

 Изге Язмалар буенча, Аллаһы бөтен кеше хөкүмәтләрен үзенең күктәге хөкүмәте белән алмаштырачак.

  •   «Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык... барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Даниял 2:44).

 Аллаһы Патшалыгы бөтен дөньядагы кешеләрне берләштерәчәк һәм тынычлык урнаштырачак.

  •   Бу хөкүмәтнең башы, Гайсә Мәсих «Тынычлык мирзасы» дип атала, аның идарәсендә «тынычлык мәңге булыр (Ишагыя 9:6, 7).

  •   Инде хәзер бу Патшалыкның гражданнары бер-берсе белән тыныч-тату яшәргә өйрәнә. Алар турында Изге Язмаларда әйтелә: «Алар кылычларыннан чүкеп — төрәннәр, сөңгеләреннән бакча пычаклары ясарлар. Халык халыкка кылыч күтәрмәс, алар бүтән сугышырга өйрәнмәс» (Ишагыя 2:3, 4).

 Моның турында күбрәк белер өчен «Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?» дигән мәкаләне укыгыз һәм «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеоны карагыз.