Кереш сүзләр
«ҮЗ ГАДӘТЛӘРЕҢӘ НИЧЕК ХУҖА БУЛЫРГА?»
Сорау: Сезнеңчә, начар гадәтләрдән арынып, яхшы гадәтләрне үстерер өчен тырышлыклар куюда мәгънәсе бармы?
Шигырь: Вг 7:8а
Тәкъдим ит: Бу брошюрада Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр карала. Алар безгә үз гадәтләребезгә хуҗа булырга һәм моның файдасын күрергә булыша ала.
«ҮЗ ГАДӘТЛӘРЕҢӘ НИЧЕК ХУҖА БУЛЫРГА?»
Сорау: Һәрберебезнең тормышында үзгәрешләр булгалый. Аларны уңышлы гына кичереп чыгар өчен нәрсә эшләп була?
Шигырь: Вг 7:10
Тәкъдим ит: [10 нчы биттәге мәкаләгә игътибар ит.] Бу мәкаләдә үзгәрешләрне кичереп чыгарга булыша алган Изге Язмалардагы принциплар карала.
ПЛАННАР КУЛЛАНЫРГА ӨЙРӘН
Сорау: Барыбызның да, шул исәптән якыннарыбыз белән дусларыбызның, үз исемнәре бар. Ә Аллаһы турында нәрсә әйтеп була? Аның исеме ничек?
Шигырь: Зб 83:18
Тәкъдим ит: Изге Язмаларда Аллаһы турында тагын нәрсә әйтелгәнен бу планнан белерсез. [Тиешле планны кулланып, «Аллаһы кем ул?» дигән теманы карап чык.]
МИНЕМ КЕРЕШ СҮЗЕМ
Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.