Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Өйрәнүчеләрне багышлануга һәм суга чумдырылуга әзерлибез

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Өйрәнүчеләрне багышлануга һәм суга чумдырылуга әзерлибез

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Йәһвәнең хуплавын алыр өчен, Изге Язмаларны өйрәнүчеләр үз тормышларын Аллаһыга багышларга һәм суга чумдырылу үтәргә тиеш (1Пт 3:21). Аллаһыга багышланулары буенча яшәүчеләр рухи яклау таба (Зб 91:1, 2). Мәсихче үз тормышын берәр кешегә, эшкә я оешмага түгел, ә Йәһвәгә багышлый. Шуңа күрә өйрәнүчеләргә Аллаһыга ярату һәм рәхмәт хисен үстерергә кирәк (Рм 14:7, 8).

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР

  • Өйрәнү вакытында алган белемнәр Йәһвә турында нәрсә ачыклаганы хакында фикер алышыгыз. Изге Язмаларны һәр көн укуның һәм Йәһвәгә «өзлексез» дога кылуның мөһимлеген ассызыкла (1Тс 5:17; Яг 4:8).

  • Өйрәнүчене Аллаһыга багышлануны һәм суга чумдырылуны максат итеп куярга дәртләндер. Шулай ук аңа кечкенә максатларга ирешергә, мәсәлән, җыелышта комментарийлар бирергә я күршеләргә һәм хезмәттәшләргә вәгазьләргә ярдәм ит. Йәһвә беркемне дә үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итми икәнен исеңдә тот. Аллаһыга үз тормышын багышларгамы, юкмы икәнен һәр кеше үзе сайлый (Кн 30:19, 20).

  • Өйрәнүчең Аллаһыны шатландырсын өчен һәм суга чумдырылу үтәргә яраклы булсын өчен, аны кирәкле үзгәрешләр ясарга дәртләндер (Гс 27:11). Холкының кайбер яклары я гадәтләре кешедә тирән тамырланырга мөмкин, шуңа күрә өйрәнүчегә элекке шәхесеннән арыныр өчен һәм яңа шәхес булып киенер өчен дәвамлы ярдәм кирәк булырдыр (Эф 4:22—24). Аның белән «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубрикадан мәкаләләр карап чык.

  • Аңа Йәһвәгә хезмәт итүдән кичергән шатлыгың турында сөйлә (Иш 48:17, 18).