Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Сентябрьдәге «Юатуны кайдан табарга?» дигән брошюраны тарату буенча махсус кампания

Сентябрьдәге «Юатуны кайдан табарга?» дигән брошюраны тарату буенча махсус кампания

Бөтен җир йөзендә яшәүче кешеләр юатуга мохтаҗ (Вг 4:1). Сентябрь ае дәвамында без «Юатуны кайдан табарга?» дигән брошюраны таратыр өчен аерым тырышлыклар куярбыз. Бу брошюрада сүз юату турында бара. Аны мөмкин кадәр күбрәк кешегә бирергә тырыш. Без кешеләр белән йөзгә-йөз очрашып, аларны юатырга теләгәнгә, бу брошюраны өйдә булмаган кешеләргә калдырмыйк.

НӘРСӘ ӘЙТЕРГӘ?

«Вакыт-вакыт һәрберебез юатуга мохтаҗ. Әмма аны кайдан табып була? [2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.] Бу брошюрада Аллаһының безгә андый юатуны ничек биреп торганы турында сүз бара».

Кеше кызыксынса һәм брошюраны алса...

«НИ ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНЕРГӘ КИРӘК?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КҮРСӘТ

Аннары Изге Язмалар өйрәнүе тәкъдим ит.

КАБАТ КИЛЕП КИТҮ ӨЧЕН НИГЕЗ САЛ

Кабат килеп китүдә җавап бирер өчен берәр сорау, мәсәлән, «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» дигән сорауны калдыр.