Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Хакыйкатькә өйрәтегез

Хакыйкатькә өйрәтегез

Сентябрьдән башлап «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуында кереш сүзләрнең яңа төре каралачак. Аларның исеме — «Хакыйкатькә өйрәтегез». Максатыбыз сорау һәм шигырь ярдәмендә кешеләргә Изге Язмалардагы берәр төп хакыйкатьне күрсәтү булачак.

Кешенең кызыксынуын күрсәк, без буклет я башка берәр басма калдырып яисә сайттан видеоролик күрсәтеп, кабат килеп китү өчен нигез сала алабыз. Сөйләшүне дәвам итәр өчен, безгә кызыксынган кешеләргә берничә көннән соң кабат килеп китәргә тырышырга кирәк. Яңа кереш сүзләр өстәмә сорауларга һәм Изге Язмалардагы шигырьләргә нигезләнгән булачак. Алар безгә, Изге Язмаларны гына кулланып, кешеләргә кабат килеп китәргә һәм өйрәнүләр үткәрергә булышыр.

Бердәнбер юл гына тормышка алып бара (Мт 7:13, 14). Без диннәре һәм чыгышлары төрле булган кешеләр белән сөйләшәбез, шуңа күрә без һәр аерым кеше турында уйлап, нәкъ аның өчен кызыклы булачак Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында сөйләшергә тиеш (1Тм 2:4). «Хакыйкать сүзен дөрес өйрәтүчеләр» буларак, рухи темаларга әңгәмәләр коруда остара барган саен, без күбрәк шатлык кичерербез һәм башкаларны хакыйкатькә өйрәтүдә уңышлы булырбыз (2Тм 2:15).