Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Яхшы эшләрегез онытылмас

Яхшы эшләрегез онытылмас

Һәрберебез изге хезмәттә яхшы эшләр башкара ала. Яратучан ата-аналар балаларының яхшы эшләрен кадерләгән кебек, Йәһвә дә аның исеменә күрсәткән хезмәтегезне һәм мәхәббәтегезне онытмаячак (Мт 6:20; Ев 6:10). Әйе, сәләтләребез һәм мөмкинлекләребез төрле. Әмма Йәһвәгә хезмәт итүдә иң яхшысын биреп, без шатланабыз (Гл 6:4; Кл 3:23). Меңләгән кардәшләр еллар дәвамында Бәйтелдә хезмәт итә. Ә сез Бәйтелдә хезмәт итә аласызмы? Юк икән, бәлки, сез моңа берәр кардәшне дәртләндерә аласыздыр. Я бәйтелчеләргә үз хезмәтен дәвам итәргә ярдәм итә аласыздыр.

«БӘЙТЕЛДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ — ЯХШЫ МАКСАТ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Бәйтелдә хезмәт итүгә нәрсә дәртләндерергә тиеш?

  • Бәйтелчеләр бу хезмәтнең фатихалары турында нәрсә сөйли?

  • Бәйтелдә хезмәт итәр өчен, нинди таләпләргә туры килергә кирәк?

  • Бәйтел хезмәтен башлар өчен, нәрсә эшләргә кирәк?