Кереш сүзләр
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАР — ЯХШЫ КИТАП КЫНАМЫ?»
Басма: Мин сезгә яңа чыккан брошюраны китердем.
Сорау: 2 нче биттәге сорауга игътибар итегез. Сезнең фикерегезне белеп буламы?
Шигырь: Лк 7:35
Бу принцип Изге Язмаларның үзенә ничек кагыла? Шушы мәкаләдә моның турында әйтелә.
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАР — ЯХШЫ КИТАП КЫНАМЫ?»
Сорау: Сезнеңчә, бу сүзләр буенча яшәү акыллымы?
Шигырь: Мт 6:34
Басма: [«Изге Язмаларның карашы. Борчылу» дигән мәкаләне ач.] Бу мәкаләдә Изге Язмалар безгә борчылуны җиңәргә ничек булыша алганы турында әйтелә.
ПЛАННАР КУЛЛАНЫРГА ӨЙРӘН
Сорау: Аллаһыга ышанган күп кенә кеше аңа якынрак булырга тели. Изге Язмалар безне Аллаһыга якынлашырга чакыра. Сез моның турында белә идегезме?
Шигырь: Яг 4:8а
Басма: Изге Язмаларга нигезләнгән бу план ярдәмендә Аллаһыга ничек якынлашып булганын белеп була. [Тиешле планны кулланып, «Сезнең Аллаһы Патшалыгының гражданы буласыгыз киләме?» дигән теманы карап чык.]
МИНЕМ КЕРЕШ СҮЗЕМ
Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.