Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

Конгресска чакыру кампаниясе

Конгресска чакыру кампаниясе

Ел саен без региональ конгресста булачак рухи мәҗлесне түземсезлек белән көтәбез. Башкалар да Йәһвәнең игелеген татый алсын өчен, без мөмкин кадәр күбрәк кешене конгресска чакырырга тырышырбыз (Зб 34:8). Өлкәннәр советы чакыруларны мөмкин кадәр яхшырак кулланыр өчен нәрсә эшләргә икәнен хәл итәр.

НӘРСӘНЕ ИСТӘ ТОТУ МӨҺИМ?

  • Конгресс кайчан булачак?

  • Кампания кайчан башланачак?

  • Вәгазь очрашулары кайчан үтәчәк?

  • Кампания вакытында мин нинди максатларга ирешергә телим?

  • Мин кемне чакырырга телим?

НӘРСӘ ӘЙТЕРГӘ?

Кеше белән исәнләшкәч, болай әйтеп була:

«Бөтен дөнья буенча бер мөһим вакыйгага чакырулар таратыла. Бу чакыруда шул вакыйганың үтәчәк көне, вакыты һәм урыны язылган. Килегез, сезне күрергә шат булырбыз».

КЫЗЫКСЫНУ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

Без конгресска мөмкин кадәр күбрәк кешене чакырырга телибез, шулай да кеше кызыксынса, аңа күбрәк вакыт бүлеп куярга әзер булыйк.

Ял көннәрендә чакыру белән бергә брошюраларны да тәкъдим итеп була.