Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Әңгәмә башларга ярдәм итүче яңа рубрика

Әңгәмә башларга ярдәм итүче яңа рубрика

2016 елның гыйнварыннан башлап таратыр өчен брошюраның соңгы битендә «Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?» дигән рубрика бастырыла башлады. Аның максаты — безгә рухи темаларга әңгәмә корырга булышу. Ул буклетларыбыз кебек төзелгән. Анда кеше фикерен белер өчен сорау, Изге Язмалардан җавап һәм фикер алышу өчен өстәмә фикерләр бар.

Рухи темаларга яхшы әңгәмәләр еш кына Изге Язмалар өйрәнүен башларга булыша. Тагы да күбрәк кешеләргә рухи сусауларын басарга булышыр өчен, бу яңа рубриканы кулланыгыз (Мт 5:6).

РУБРИКАНЫ НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?

  1. Сорауларның берсен биреп, кешенең фикерен сора

  2. Тыңла һәм җавабы өчен рәхмәт әйт

  3. «Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?» дигән өстәмә исемдәге шигырьне укы һәм кешедән бу шигырьдә язылганы турында нәрсә уйлаганын сора. Вакыты булса, «Изге Язмалардан тагын нәрсә белеп була?» дигән өстәмә исемне кулланып, әңгәмәне дәвам ит

  4. Брошюраны тәкъдим ит

  5. Икенче сорауны карап чыгар өчен кабат килеп китүгә сөйләш