Актив булмаган бер апа-кардәшне Патшалык Залында җылы итеп каршы алалар

«ТОРМЫШЫБЫЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТЕБЕЗ» ЭШ ДӘФТӘРЕ Апрель 2017

Кереш сүзләр

«Табигатьтән өстен көч кайдан килә?» дигән брошюра һәм Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатьне өйрәтер өчен кереш сүзләр. Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Йәһвәгә үзегезнең фикер йөртүегезне һәм тәртибегезне формалаштырырга ирек бирегез

Бөек Чүлмәкче рухи сыйфатларыбызны формалаштыра, ләкин безгә дә тырышлыклар куярга кирәк.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аларны җылы итеп каршы алыгыз

Очрашуларыбызга килгән һәр кеше мәсихче яратуны күрергә һәм сизәргә тиеш. Сез Патшалык Залында җылылык һәм ярату рухы ничек күрсәтә аласыз?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Сез Йәһвәне «белергә теләүче йөрәк» булдырдыгызмы?

Ирмия китабының 24 нче бүлегендә Йәһвә Аллаһы кешеләрне инҗир җимешләре белән чагыштырган. Яхшы җимешләргә кем охшаш булган һәм бүген алардан ничек үрнәк алып була?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Актив булмаган кардәшләргә ярдәм итегез

Йәһвә Аллаһы өчен актив булмаганнар кадерле булып кала. Аларга җыелышка кайтырга ничек ярдәм итеп була?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Ирмия кебек кыю булыгыз

Ирмия Иерусалимның җимереләчәге турында пәйгамбәрлек иткән. Ул кыюлыгын ничек саклый алган?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Патшалык җырлары кыюландыра

Заксенхаузен концлагерында Патшалык җырларын җырлау мәсихчеләрне ныгыткан. Бу җырлар сынаулар кичергәндә безне дә ныгыта ала.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Йәһвә яңа килешү турында алдан әйткән булган

Яңа килешү Канун килешүеннән нәрсә белән аерылып тора һәм нинди мәгънәдә аның файдасы мәңгелек?