Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Актив булмаган кардәшләргә ярдәм итегез

Актив булмаган кардәшләргә ярдәм итегез

Сишәмбе, 11 апрель көнне актив булмаган күп кардәшләр Кичәгә киләчәк. Алар тормыш өчен йөгерештә катнашуларын башлаган булган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында йөгерүләрен туктаткан (Ев 12:1). Бу сәбәпләрнең кайберсе «Йәһвәгә кире кайт» дигән брошюрада китерелә. Әмма Йәһвә өчен актив булмаганнар кадерле булып кала; ул аларны үз Улының каны аша үзенеке иткән (Рс 20:28; 1Пт 1:18, 19). Без аларга җыелышка кайтырга ничек ярдәм итә алабыз?

Көтүче көтүдән аерылып калган сарыкларны армый-талмый эзләгән кебек, җыелыш өлкәннәре дә актив булмаган кардәшләрне табарга һәм аларга ярдәм итәргә тырыша (Лк 15:4—7). Бу Йәһвәнең ярату тулы кайгыртуын чагылдыра (Ир 23:3, 4). Өлкәннәр генә түгел, безнең һәммәбез андыйларга ярдәм кулын суза ала. Аларга карата игелекле булырга һәм хәлләренә керергә тырышлыкларыбыз Йәһвәгә ошый һәм яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин (Гс 19:17; Рс 20:35). Шуңа күрә кемне дәртләндерә алганыгыз турында уйлагыз һәм кичектермичә эш итегез!

«АКТИВ БУЛМАГАН КАРДӘШЛӘРНЕ ДӘРТЛӘНДЕРӘБЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Эбби үзе белмәгән кардәшне очраткач ни эшләгән?

  • Актив булмаган кардәшкә ярдәм итәргә булсак, ни өчен өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

  • Лора янына икенче тапкыр барыр алдыннан Эбби ничек әзерләнгән?

  • Лорага ярдәм итәргә тырышканда Эбби ничек ныклык, түземлелек һәм ярату күрсәткән?

  • Гайсәнең Лүк 15:8—10 да язылган мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

  • Лорага ярдәм итәр өчен куелган уртак тырышлыклар нинди фатихалар китергән?