Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аларны җылы итеп каршы алыгыз

Аларны җылы итеп каршы алыгыз

Кемне җылы итеп каршы алырга? Очрашуларыбызга килгән яңа кешеләрне дә, күптәнге дусларны да — һәркемне (Рм 15:7; Ев 13:2). Бу башка илдән килгән кардәшебез я еллар дәвамында актив булмаган мәсихче булырга мөмкин. Аның урынында булсагыз, үзегезне ничек хис итәр идегез? Сезне җылы каршы алсалар, сез, һичшиксез, рәхмәтле булыр идегез (Мт 7:12). Шуңа күрә җыелышка кадәр һәм аннан соң Патшалык Залы буенча йөреп башкаларны сәламләр өчен күбрәк тырышлыклар куеп була. Шулай итеп сез җылылык һәм ярату рухы күрсәтерсез, шулай ук Йәһвәгә дан китерерсез (Мт 5:16). Әлбәттә, җыелыштагы һәркем белән сөйләшеп булмас. Шулай да һәрберебез моңа үз өлешен кертсә, һәркем җылы итеп каршы алынганын сизәчәк *.

Чын кунакчыллык махсус очрашулар, мәсәлән, Кичә, вакытында гына түгел, ә һәрвакыт күрсәтелә. Яңа кешеләр мәсихче яратуны күргәч һәм сизгәч, бу, бәлки, аларны Аллаһыны данларга һәм безгә саф гыйбадәттә кушылырга дәртләндерер (Ях 13:35).

^ 3 абз. Изге Язмалардагы принциплар күрсәткәнчә, без очрашуларга килә алган җыелыштан чыгарылган я җыелыштан баш тарткан кешеләр белән исәнләшергә тиеш түгел (1Кр 5:11; 2Ях 10).