Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәдән өйрән

Йәһвәдән өйрән

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Йәһвә, Бөек Нәсыйхәтчебез, безгә иң яхшы белем бирә. Аның киңәшләре тормышыбызны инде хәзер яхшы якка үзгәртә. Ул безне гаҗәеп тормышка, яңа дөньядагы тормышка әзерли. Ул моның барысын бушлай бирә! (Иш 11:6—9; 30:20, 21; Ач 22:17). Йәһвә өйрәтүе ярдәмендә, без кешеләрнең тормышын коткара алучы хәбәр белән ашкынып уртаклашабыз (2Кр 3:5).

МОНЫ НИЧЕК ЭШЛӘРГӘ?

  • Басынкы һәм юаш булыр өчен көч куй (Зб 25:8, 9).

  • Өйрәнер өчен бирелгән бар нәрсәне кулланырга тырыш, мәсәлән, атна уртасындагы очрашулардагы йөкләмәләрдә катнаш.

  • Рухи максатлар куй. Аларга ирешергә тырыш (Фп 3:13).

  • Өстәмә теократик белем алыр өчен син нәрсәдән баш тарта аласың? Уйлап кара (Фп 3:8).

«ЙӘҺВӘНЕҢ ӨЙРӘТҮЕ РУХИ ЯКТАН БАЕТА» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укырга теләүче вәгазьчеләрнең нинди авырлыклары булган?

  • Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә нәрсәгә өйрәтәләр?

  • Мәктәпне тәмамлаган вәгазьчеләргә җыелыштагы кардәшләр ничек булышкан?

  • Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыр өчен нинди таләпләргә туры килергә кирәк? (kr 189)

  • Йәһвә оешмасында син тагын нинди өйрәтү ала аласың?

Йәһвә биргән белем ярдәмендә син нәрсәгә ирешә аласың?