Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ | 1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 10—13

Йәһвә тугры

Йәһвә тугры

10:13

Йәһвә безне сынаулардан азат итә ала. Ләкин күп кенә очракларда ул, сынауга бирешмәс өчен бар кирәклесен биреп, «котылу юлын» күрсәтә.

  • Ул безне Изге Язмалар, изге рух һәм рухи ризык ярдәмендә тынычландыра, юата (Мт 24:45; Ях 14:16, иск.; Рм 15:4).

  • Ул изге рухы ярдәмендә безгә юл күрсәтә. Изге рух Изге Язмалардагы шигырьләрне һәм принципларны искә төшерергә булыша, ә бу, үз чиратында, акыллы карар кабул итәргә ярдәм итә (Ях 14:26).

  • Ул безгә фәрештәләр аша булыша ала (Ев 1:14).

  • Ул кардәшләр аша таяныч була ала (Кл 4:11).