Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Кичәгә ничек әзерләнәчәксең?

Кичәгә ничек әзерләнәчәксең?

Бу елдан башлап, Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә әзерләнер өчен безнең күбрәк вакыт булачак. Кичә атнаның эш көненә туры килсә, шул атнада «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы үткәрелмәячәк. Ә Кичә ял көннәренә туры килсә, ачык нотык һәм «Күзәтү манарасы» өйрәнүе үткәрелмәячәк. Шул бушаган вакытны ничек яхшырак кулланырга? Әлбәттә, Кичә беренче гасырдагы кебек тиешенчә үтсен өчен, барысын яхшы оештырырга кирәк (Лк 22:7—13; km 3/15 1). Шулай ук безгә барыбызга да йөрәк белән акылны әзерләргә кирәк. Нәрсә эшләп була?

  • Кичәгә килү никадәр мөһим икәне турында уйлан (1Кр 11:23—26).

  • Йәһвә белән мөнәсәбәтләрең турында уйлан. Догада аңа бу хакта сөйлә (1Кр 11:27—29; 2Кр 13:5).

  • Кичәгә кагылышлы шигырьләрне укып чык һәм укыганнарың турында уйлан (Ях 3:16; 15:13).

Кайберәүләр «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» брошюрасында китерелгән график буенча Изге Язмаларны укый. Башкалар бу һәм чираттагы битләрдә китерелгән график буенча укып бара. Кемдер «Күзәтү манарасы»нда Кичә турындагы мәкаләләрне укый һәм Йәһвә белән Гайсәнең безгә карата күрсәткән яратуы турында уйлана. Һәр кеше моны үзе сайлый. Иң мөһиме: шул өйрәнүләр сине Йәһвәгә һәм Гайсәгә якынрак итсен.