МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Минем өчен нәрсә иң мөһиме?
Ягъкуб фәрештә белән бик мөһим нәрсә өчен — Йәһвәнең фатихасы өчен көрәшкән (Яр 32:24—31; Һш 12:3, 4). Ә без? Без, Йәһвәне тыңлар өчен һәм аның фатихаларына ия булыр өчен, тырышлыклар куярга әзерме? Мәсәлән, безгә сайлау ясарга кирәк, ди: җыелыш очрашуына барыргамы я эштән соң тагын берничә сәгать эшләргәме? Вакытыбызның, көчебезнең һәм сәләтләребезнең иң яхшысын Йәһвәгә бирсәк, ул «өстебезгә фатихалар яудырачак» (Мл 3:10). Ул безне җитәкләячәк, яклаячак һәм ихтыяҗларыбызны кайгыртачак (Мт 6:33; Ев 13:5).
«ИГЪТИБАРЫҢНЫ РУХИ МАКСАТЛАРГА ТУПЛА» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Апа-кардәш нинди сынауга дучар булган?
-
Нинди очракта эш безнең өчен сынау булып китәргә мөмкин?
-
Ни өчен Тимутигә, ул рухи яктан җитлеккән мәсихче булып киткәч тә, рухи максатлар куярга кирәк булган? (1Тм 4:16)
-
Безнең өчен кайсы эш иң мөһим икәнен без ничек күрсәтә алабыз?