Сез фатихалар өчен көрәшәсезме?
Йәһвәнең фатихаларын алыр өчен, безгә, Патшалык эшләре тормышыбызның беренче урынында булсын өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк (1Кр 9:26, 27). Фәрештә белән көрәшкән, олы яшькә җиткән Ягъкубтан үрнәк алып, безгә дә, Йәһвәгә хезмәт итүдә шундый ук рух чагылдыру мөһим. Йәһвәнең фатихаларын алыр өчен, без...
-
җыелыш очрашуларына яхшы итеп әзерләнәбез
-
хезмәтебездә регуляр рәвештә катнашабыз
-
кардәшләребезгә булышыр өчен, кулдан килгәнне эшлибез
Шартларыгыз никадәр авыр булмасын, Йәһвәгә өзлексез дога кылыгыз һәм, хезмәттә бар тырышлыклар куеп, аның фатихаларын эзләгез.
ҮЗЕҢНӘН СОРА: Тормышымның кайсы өлкәләрендә миңа, Йәһвәнең фатихаларын алыр өчен, күбрәк тырышлыклар куярга кирәк?